Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Соңгы елларда мәктәпләрдә акча җыю мәсьәләсе проблемга әйләнде. Бу хакта Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итүләр күп булган. Мәктәпләрдә канунсыз акча җыю мәсьәләсе Казанда министрлык вәкилләре, Казан шәһәре прокуроры катнашындагы очрашуда тикшерелде.


Өстәмә акча җыю кебек күренеш бүген мәктәпләрдә гадәтигә әйләнде. Күп очракларда акча китаплар, сыйныфларны төзекләндерү, сыйныф фонды, мәктәп сакчысы өчен сорала. Соңгы елларда акча җыю канунсыз рәвештә мәҗбүри эшләнә башлады.

Бу хакта Министрлыкка мөрәҗәгать итүче әти-әниләр дә күп булган. Бу елның 1-10 сентябрьләрендә Мәгариф министрлыгы махсус кайнар линия дә игълан иткән иде. Мөрәҗәгатьләрне кабул итү әле дә дәвам итә.

Җыелышта әйтелгәнчә, бу елларда мөрәҗәгатьләр Казаннан, Чаллыдан гына түгел, ә Татарстанның төрле районнарыннан да булган.

Күп кенә мәктәпләрдә китап сатып алу өчен акча җыелган. Тиешле китаплар кайтмау сәбәпле, балалардан акча җыеп, китаплар сатып алынган. Бу исә китапларга заказ бирү мәсьәләсен оештыруда кимчелекләр булу, яки укытучының аерым фәннән һәр елны китапларны алыштыру сәбәпле була икән.

Казанда мәктәпләрне финанслау өчен шәһәр бюджетының 40тан артык проценты – 378 миллион сумлап акча бүленә. Бу елның җәендә генә барлыгы 58 белем бирү йорты төзекләндерелгән.

“Мин аңлыйм: бүген шәһәрдә күп мәктәпләр төзекләндерүгә мохтаҗ, әмма шәһәрдән акча бүленә, ярдәм бар бит. Бер җәйдә генә бөтен мәктәпләрне төзекләндереп булмый. Әмма акча юк дип, тәрәзәләрне, электр челтәрләрен әти-әнидән акча җыеп алыштыру ярамый”, ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һәдиуллин.

Илсур Һәдиуллин
Җыелышта әйтелгәнчә, Татарстанда әти-әниләр белән эшләү кебек мәсьәләләрдә дә проблемнар зур. Күп очракларда акча җыю турында уртага салып сөйләшү, килешү үткәрелми, әңгәмә таләп итү рәвешендә уза. Әти-әниләр исә мәктәп нәрсә өчен акча җыярга мөмкин, яки мөмкин түгел кебек мәгълүматка да ия түгел.

Канун бозу очракларында министрлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди Илсур Һәдиуллин.

“Әлбәттә, бөтен халыкны әйдәгез безгә хәбәр итегез, һәрбер сүз өчен шикаять языгыз дип өндәмим, моны дөрес аңларга тиешләр.

Бүгенге көндә ата-ана ашарга, баласын киендерергә, мәктәпкә озатырга мөмкинлек тапты икән, башкасына акчасы җитмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә мондый очракларда алай эшләргә ярамый.

Без җәмгыяти-дәүләти идарә итү системасы дибез. Әмма әлеге система әти-әниләрне кычкыртып талау дигән сүз түгел”.

Мәктәпләрдә канун бозу очраклары булу сәбәпле, эшләреннән азат ителгән мәктәп җитәкчеләре дә аз түгел икән. Бу елның җәендә генә Казанда 11 җитәкче эшеннән төшерелгән.

Җыелышта тәкъдим ителгәнчә, гомумән, мәктәп җитәкчеләре килешмә нигезендә эшләргә тиеш, ул очракта кануннарны үтәү мәсьәләсенә күбрәк игътибар биреләчәк, чөнки хокукларны үтәмәү очрагында мәктәп җитәкчеләре эш урыныннан азат ителәчәк, дип әйтелде очрашуда.

XS
SM
MD
LG