Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерпол Каддафины кулга алырга күрсәтмә биргән


Интерпол Либиянең алып ташланган лидеры Мөәэмэр Каддафи, аның улы Сәеф әл-Ислам һәм илнең элекке хәрби күзләү башлыгы Абдулла әл-Сенуссины кулга алырга күрсәтмә биргән.

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе июнь аенда аларның өчесен дә кулга алу карары чыгарган иде. Аларга кешлеккә каршы җинаятьләрдә гаепләү белдерелде.

Интерпол дөньядагы 188 илнең хөкүмәтенә аларның кайда булуын ачыклауда һәм кулга алуда ярдәм итәргә чакырды.

Бүген Каддафи тарафдарларыннан бер төркемнең Нигерга качканлыгы билгеле булды.

Либиянең яңа хакимияте алып ташланган режим контролендә калган шәһәрләр һәм корылмаларны үз кулларына төшерергә омтыла.
XS
SM
MD
LG