Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

11 сентябрь барыннан да бигрәк корбаннарның туганнарының тормышына тәэсир итте. Алар иң кадерле кешеләрен югалтты.

Нәкъ ун ел элек 11 сентябрь иртәсендә әл-Каидә террорчылар төркеме Кушма Штатларга каршы тарихта күрелмәгән зур һөҗүм ясады. Террорчылар 4 юлчылык очкычын кулга төшереп икесен Нью-Йорктагы Дөнья сәүдә үзәгенең ике манарасына, берсен Вашингтонда Пентагон бинасына юнәлтте. Дүртенче очкыч Пенсильвания штатына төшеп җимерелде.

Шуннан соң ике сугыш башланды, очкыч сәфәрләрендә иминлек тикшерүләре катлауланды, хөкүмәтнең күзләү мәгълүматлары туплау эше һәм башка бик күп нәрсәләр үзгәрде. Әмма бу һөҗүмнәр барыннан бигрәк һәлак булганнарның туганнарына тәэсир итте. Һөҗүмнәрдә барлыгы 3 меңгә якын кеше һәлак булды.

Американнар өчен 11 сентябрь террор гамәлләре корал алырга чакыру булса, дөньядагы иң көчле илгә шундый каты орым ясалуы башкаларга террор куркынычыннан берәүнең имин булмавын күрсәтте.

Әмма бу һөҗүмнәрдә һәлак булган 3 меңгә якын кешенең дуслары һәм туганнары өчен бу шәхси, аеруча тирән йөрәк ярасы булды. Ул хәлләргә инде ун ел үтүгә карамастан, яраткан кешеләрен югалтканнарның күңеле әле дә тынычлана алмый.

«Үз-үземнән «Өнемме бу?» дип баш кагып сорамаган бер генә көнем дә юк. Бердәнбер абыем бик якын кешем иде. Дөресен әйтим, тормышымда моннан да яманрак нәрсәне күз алдына да китерә алмыйм ди», Бэрри Зелман.

11 сентябрьдә 36 яшьлек Кеннет Зелман Marsh & McLennan иминият ширкәтендә эшли. Бу оешманың идарәсе Дөнья сәүдә үзәгенең Төньяк манарасында урнашкан була. American Airlinesның террорчылар кулындагы очкычы Төньяк манарага иртәнге 8:36-да 93-99 катлар арасына килеп бәрелә.

Зелман Marsh & McLennanның 99 катта янып юкка чыккан 359 хезмәткәренең берсе була.

Аның бертуганы Бэрри узган ун елны бу һөҗүмнәрнең ничек килеп чыгуына аңлатмалар эзләп үткәрә. Беренче көннәрдән үк Бэрри һөҗүм корбаннарының туганнары белән ныклы элемтәләр урнаштыра. Аның әйтүенчә, башка корбаннарның туганнары да ул көнне булган хәлләр һәм АКШта моның ничек мөмкин булуы турында мәгълүматлар туплауга керешә.

Ун ел үткәч тә Бэрри Зэлман диварларны ишетергә тырышуын, протоколлар, 11 сентябрь хәлләренә кадәр һәм аннан соң булган вакыйгалар турында мөмкин булганның барысын да белергә тырышуын әйтә.

Әмма бу шактый кыен эш булып чыга. Өлешчә бу АКШ хөкүмәтенең әлеге һөҗүмнәргә бәйле меңнәрчә документны әле дә дәүләт сере итеп саклавы белән бәйле.

“Мин Буш идарәсенең сер булмаска тиешле нәрсәләрне, 11 сентябрь вакыйгаларына бәйле фактларны нигә сер иткәнлеген аңламыйм. Бездә җавапсыз сораулар әле дә бик күп. Бу һич тә аңлашылмый. Дүрт очкыч бәрелергә торганда нигә хәрбиләр чара күрмәгән? Без беркайчан да канәгатьләнерлек җавап ала алмадык”, ди Зелман.

Элисон Краутер ул көнне ни булганлыгын хәзер яхшырак аңлавын, әмма моның өчен елларча вакыт кирәк булганлыгын әйтә. Аның улы, 24 яшьлек Уэллес Краутер 11 сентябрьдә Дөнья Сәүдә үзәгенең Көньяк манарасында Sandler O’Neill & Partners ширкәтендә хиссәләр сатучы булып эшләгән.

“Бу хәлләрдән соң башта, әлбәттә, без бик көчле шок хәлендә идек. Без бары тик ни булганлыгы, ни булуы турында, ул көндәге вакыйгаларны бергә бәйләү өчен күп вакыт кирәк булачагы турында берни дә аңламавыбызны гына белә идек. Аны мин һәрвакыт яхшы хәтерлим. Ирем дә, мин дә, безнең хәлгә тарыган башкалар да дип уйлыйм, бу хисне йөрәкләрендә көн саен бик тирәндә йөртә. Гомерне югалту коточкыч булды. Анда дөньяның барлык урыннарыннан бик яхшы кешеләр үтерелде. Бу безнең күңелебездә һәрвакыт сакланачак", ди Краутер.

United Airlines очкычы Көньяк Манараның 77-85 катлары арасына иртәнге 9:03тә килеп бәрелә. Берникадәр соңрак Уэллес анасына 104 каттан телефон аша шылтыратып аның телефонына үзенең исән-сау булуын турында тавышын яздырып калдыра.

Уэллес Краутер 16 яшеннән үк волонтер янгын сүндерүче күнегүләрен үткән була. Манарага очкыч килеп бәрелгәннән соң янгын башлану белән үк ул ябылып ярдәмсез калган кешеләргә ярдәм итә башлый һәм дистәләрчә кешене коткара. Әмма соңрак аның мәете һәлак булган башка янгын сүндерүчеләр арасында табыла.

Элис Һогландның улы да 11 сентябрьдә һәлак булыр алдыннан башкаларга ярдәм итәргә тырыша. 31 яшьлек Марк Биңһэм United Flight очкычында Нью-Йорктан Сан-Францискога дустының туена барган була.

Очкычның террорчылар кулына эләгүен һәм АКШ Конгрессына таба бомба буларак алып барылу мөмкинлеген белеп алганнан соң, очкычтагы кайбер юлчылар бер кечкенә төркемгә берләшеп очучылар бүлмәсенә ташлана.

Террорчылар очучылар бүлмәсенә һөҗүм итеп очучыларны үтергәннән соң куркынган юлчылар өйләренә шылтырата башлый. Марк та анасына шылтыратып аның телефонына үз тавышын яздырып калдыра.

"Марк шылтыратканда аның тавышында курку юк иде. Ул хәтта төгәл генә ни эшләргә җыенуларын да әйтергә теләмәгән. Әмма ул безне яратуын, һәм яңадан күрешеп булмаган очракта дип моны белдерергә теләгәнлеген әйтеп калдырган. Ул телефон шылтыратуы бер бүләк булды. Мин аны шулай кабул иттем һәм хәзинә кебек саклаячакмын. Маркның террорчылар белән сугышырга китәр алдыннан соңгы мизгелләрендә үз гаиләсе турында, безне шул кадәр яратуы турында уйлавы безнең өчен бик кадерле нәрсә”, ди Һоагланд.

Башка бер юлчы үз хатынына шылтыратып ике очкычның Дөнья сәүдә үзәгенә бәрелгәнлеген белгәннән соң очкычтагы ир-атлардан бер кечкенә генә төркем туплана, алар арасында Биңһәм да була. Алар очучылар бүлмәсенә бәреп кереп террорчыларны туктатмакчы булалар. Бәрелеш вакытында очкыч Пенсильвания штатына төшеп җимерелә. Элис Һоаглан өчен улы ахыр чиктә һәлак булса да, аның террорчыларга каршы сугышып үлгәнлеген белү җиңеллек хисләре бирә.

"Аларның берләшеп каршы сугыша алуы белән мин бик нык горурланам. 11 сентябрь хәбәрләре бик яхшы булмады. Әмма улымның, үз-үзләрен коткара алмасалар да, ул көнне үзгәртү өчен башкалар белән иңгә-иң берләшүен белү миңа җиңеллек бирә", ди Һоагланд

XS
SM
MD
LG