Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Агымдагы елның ахырында Татарстандагы “Соллерс” заводларында Фиат Дукато автомобильләрен җыю тулысынча туктатылачак. Фиат урынын Американың Форд Транзит машиналары алачак.


Татарстанда төрле тармакларда зур-зур килешүләр төзелеп, аларга зурдан-зур өметләр багланып, матур-матур сүзләр сөйләнсә дә, озак та үтми бу килешүләрнең кайберләре үз көчләрен югалтып та куя ала.

Моңа мисал итеп, 2010 елның февраль аенда Русия премьер-министры Владимир Путин да катнашкан, Татарстанда төзеләчәк ике зур сәнәгать ширкәте арасындагы килешүне күрсәтергә була.

Русия юлларында 500 мең Фиат җилдермәячәк

Ул вакытта, "Соллерс" белән Италиянең "Фиат" ширкәтләре арасында, Татарстанда уртак ширкәт корып, күпләп Фиат Дукато машиналары эшләп чыгару турында килешенгән иде. Төгәлрәк итеп әйткәндә, 2016 елга компания хәтта 500 мең машина эшләп чыгару турында планлаштырган иде.

Тик бу планнарның хәзер инде бер хыял гына булып калачагы аңлашылды. Чөнки әлеге килешүдән соң күп вакыт та үтмәде, 2011нең башында "Соллерс" үзенең яңа стратегик партнеры итеп, Американың Форд ширкәтен сайлавын игълан итте.

Яңа проект нигезендә, уртак ширкәт Форд машиналарын "Соллерс"ның Всеволжск һәм Татарстандагы, хәзерге вакытта Фиат машиналары җыела торган заводта эшләп чыгарачак.

Ә хәзер исә 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап, "Соллерс"ның Фиат белән хезмәттәшлекне тулысынча өзәчәге билгеле булды. Яңа елдан, Фиат машиналарын сату һәм сатылган машиналарга техник сервис күрсәтү белән турыдан-туры Fiat Group Automobilies (FGA) төркеме шөгыльләнәчәк.

"Соллерс"ның уртак ширкәтен үзгәртү фикере ничек килеп туды соң? Белгечләр сүзләренчә, "Соллерс" белән Фиат арасындагы уртак ширкәтнең уңышлы эшләп китүе башлангычта ук кайбер шик-шөбһәләр уяткан булган.

Чөнки Фиатның Русиядә саткан машиналары санаулы гына. Әйтик, 2010 елгы нәтиҗәләргә караганда, Русиядә 21 мең 900 Фиат машинасы сатылган. Ә менә шул ук вакыт эчендә Форд 90 меңнән артык мөштәри тапкан.

Нәкъ менә шушы күрсәткечләр "Соллерс"ны Форд белән хезмәттәшлек итәргә этәрде дә инде, ди белгечләр.

Татарстан президенты хәзер инде Фордлар бүләк итәр...

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Ford Transit машинасын сыный
Быелның ахырында Татарстанда җыела торган һәм истәлекле көннәрдә төрле оешмаларга бүләк ителә торган Фиат Дукатолар җыелу туктатылачак.

Ә алар урынына Американың Форд Транзит машиналары менеп утырачак. Моннан тыш шунда ук Фордның җиңел машиналары да эшләп чыгарыла башлаячак.

Бу урында, "Соллерс"ның заводларында Фиат Дукатоны җыюны туктатмыйча гына, Форд Транзитны җыя башлау мөмкин булмас идемени, дигән гади генә сорау туарга мөмкин.

Әмма бу ике ширкәтнең бер-берсенә көндәш булуын, һәм "Соллерс"ның яңа партнеры Фордка үзенә көндәш булган ширкәтнең машиналарын җыю мәнфәгать ягыннан туры килмәячәген дә онытмаска кирәк.

Аналитиклар фикеренчә, "Соллерс" баштарак, итальян машиналары җитештерү өчен кертелгән финансларын кайтарып ала алмагач, шактый гына чыгымнарга дучар булачак. Ләкин "Соллерс"ның яңа стратегик партнерының моделе бу чыгымнарны тора-бара каплап, зур гына керем китерә башлар, дип фаразлана.

Шулай итеп, Русия машина йөртүчеләре арасында популяр булган Форд Транзит машиналары, яңа елдан башлап, Татарстан юлларында да ишәергә тора. Әлбәттә, берничә елдан соң, итальян ширкәте белән булган хәлгә Американ ширкәте дә дучар булмаса.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG