Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:23

Рөстәм Миңнеханов Мордовиянең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовиянең татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре белән очрашты.

Татарстан президенты үз чыгышы вакытында, милли үзенчәлекләрне, туган телне, мәдәниятне, халык гореф-гадәтләрен саклап калу татарлар өчен әһәмиятле максатларның берсе булып тора дип белдерде.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар туган телләрен өйрәнсен өчен күп эшләр эшләнә – яңа технологияләр кертелә, татар телен укытуның яңа ысуллары булдырыла, күп санда дәреслекләр һәм әдәбият басыла.

Мордовия республикасында бүген ике татар иҗтимагый оешмасы бар. Алар – “Якташлар” һәм “Мордовия республикасының татар өлкәннәр шурасы”.

Татар өлкәннәр шурасы рәисе, Республиканың дәүләт җыены рәисе урынбасары Рафаиль Аширов очрашуда төбәктәге милли эшчәнлек һәм татарлар алдында торган проблемнар турында сөйләде.

Мордовиядә 46 меңнән артык татар яши. Татарлар күп булып яшәгән Лямбирь районында 1991 елдан Татар мәдәният үзәге эшләп килә. “Умырзая” җыр-бию халык ансамбле, “Чулпан” һәм “Дуслык” ансамбльләре бар. Шулай ук татар авылларында “Зөләйха” фольклор ансамбле һәм “Чишмә” балалар ансамбле дә эшләп килә.

XS
SM
MD
LG