Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ 11 сентябрь алдыннан иминлек чараларын арттыра


Нью-Йорк
Нью-Йорк

АКШ рәсмиләре террорчыларның 11 сентябрьдә яңа һөҗүмнәр ясау мөмкинлеге турында ышанычлы мәгълүматлар булуын әйтә.

Америкага каршы 11 сентябрьдәге террор һөҗүмнәренең ун еллыгы якынаеп килгәндә АКШ рәсмиләре террорчыларның бу көнне яңа һөҗүмнәр белән билгеләү мөмкинлеге турында ышанычлы мәгълүматлар булуын белдерә.

2001 елгы террор һөҗүмнәренә ун ел тулганда, Нью-Йорктагы һәм башкала Вашингтондагы иминлек хезмәтләре уяулыкны арттырды.

АКШның эчке иминлек департаменты бу якшәмбедә яңа террор һөҗүмнәре булу мөмкинлеге турында “үзенчәлекле, ышанычлы, әмма расланмаган мәгълүмат” булуын белдерде.

Ак Йорт та президент Барак Обаманың террор мөмкинлегенә каршы чараларны арттырырга кушуын белдерде.

Нью-Йорк мэры Майкл Блумберг: "Шәһәрнең полиция департаменты өстәмә иминлек чаралары күрә, аларның кайберләрен сез күрсәгез дә, кайберләре күренмәячәк", диде.

Майкл Блумберг
“11 сентябрь һөҗүмнәренең ун еллыгы якынлашканда Нью-Йоркның полиция департаменты, Федераль тикшерүләр идарәсе һәм барлык күзләү хезмәтләре уяулыкны арттырды, чөнки без террорчыларның бу көндә яңа һөҗүм ясау мөмкинлеген беләбез. Андый куркыныч булуы әлегә расланмаган. Мин шуңа басым ясарга телим. Бу ышанычлы мәгълүмат, әмма бу әлегә расланмаган”, диде Блумберг.

Илкүләм террор куркынычы күрсәткече әлегә үзгәртелмәсә дә, рәсмиләр хәзер аны үзгәртү мөмкинлеге каралуын әйтә.

Нью-Йоркта инде киңкүләм иминлек чаралары башланды. Урамнарда машиналарны тикшерүләр, җәмәгать транспортында һәм туннельләрдә тикшерүләр арттырылды.

Шәһәр полициясе җитәкчесе Рэймонд Келли әйтүенчә, Манһэттон тирәләренә кирәк булган очракта чаралар күрү өчен каты коралланган полиция хезмәткәрләре урнаштырылган.

Вашингтонда федераль рәсмиләр террорчыларның Вашингтон яки Нью-Йоркта бомбалы машиналар белән һөҗүм итү мөмкинлеген белдерә.

АКШ хәрби базаларында иминлек куркынычы күрсәткече югарырак дәрәҗәгә күтәрелде. Әмма рәсмиләр моның яңа террор куркынычы турында кисәтүгә бәйле булу-булмавын әйтми.

Газетлар Усама бин Ладенның үтерелүен хәбәр итә
АКШ рәсмиләре Пакстанга качкан әл-Каидә җитәкчесе Усама бин Ладенның май аенда АКШ хәрбиләре тарафыннан үтерелүенә җавап һөҗүмнәре булуы мөмкинлеге турында да кисәткән иде.

Бин Ладенның Пакстандагы яшерен утырмасында табылган документларга һәм комьютер мәгълүматларына караганда, әл-Каидә 11 сентябрь вакыйгаларының ун еллыгына туры китереп Кушма Штатларда яңа һөҗүмнәр ясау мөмкинлеген караган булган диелә.

Төрле янаулары һәм фаш ителгән әзерлек чаралары булса да, әл-Каидә 2001 елдан соң АКШка каршы зур һөҗүм оештыра алмады. Ун ел элек террорчылар 4 юлчылык очкычын кулга төшереп, икесен Нью Йорктагы Дөнья сәүдә үзәгенең ике манарасына, берсен Вашингтонда Пентагон бинасына юнәлтте. Дүртенче очкыч Пенсильвания штатына төшеп җимерелде, 3000-гә якын кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG