Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:23

11 сентябрьдә АКШта булган шартлаулардан соң христианнар һәм мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа дәвере башланды дип әйтергә гадәтләнде. Социологик тикшеренүләр шуны күрсәтә: христианнар һәм мөселманнар бер-берсенә ышанмый.


АКШка һөҗүм ясалганга 10 ел үтте, ләкин христианнар һәм мөселманнар бер-берсеннән шикләнә. Социологик тикшеренүләр вакытында мөселманнар һәм христианнар үзара мөнәсәбәтләрен начар дип бәяләгән. Мондый нәтиҗәне Pew Research Center тикшерү үзәге чыгарган. Алар Франция, Алмания, Испания, Бөекбритания, АКШ, Русиядә сораштыру уздырган.

Мөселманнар фанатиклар, христианнар явызлар

2006 елда уздырылган сораштыру белән чагыштырганда нәтиҗәләр әллә ни үзгәрмәгән, көнбатыш илләрендә яшәүчеләрнең күпчелеге мөселманнарны явыз фанатиклар дип саный. Шулай да араларында мөселманнарны сабыр холыклы һәм хатын-кызларга ихтирамлы булганнарын әйтүчеләр табылган.

Шундый ук тикшеренү мөселманнар күпләп яшәгән илләрдә дә үткәрелгән. Азия, Якын Көнчыгыш мөселманнар европалыларны, АКШта яшәүчеләрне, урысларны эгоист, явыз, саран, әдәпсез дигән сүзләр белән сурәтләгәннәр.

2006 елдагы сораштырудан аермалы, АКШ, Европа кешеләре бераз булса да мөселманнарга караш яхшы якка үзгәрде дип җавап биргән. Мөселманнар исә "карашыбыз үзгәрмәде" дип җавап кайтарган.

Мөселманнар күпләп яшәгән дәүләтләрдә кешеләр ике дин арасындагы салкын мөнәсәбәтләрнең барлыкка килүендә Көнбатыш гаепле дип саный. АКШ, европалыларның бер өлеше мөселманнар белән бер фикердә тора. Алар да мөселманнар һәм христианнарның бер-берсен яратып бетермәүләре "Көнбатыш намусында" дип әйтә.

Ике каршы як та мөселман илләре икътисади яктан куәтләнергә тиеш дип саный. Ләкин икътисади яктан көчсез булуның сәбәпләрен төрлечә аңлаталар. Сораштыруда катнашкан 53 % мөселман Көнбатыш ислам дәүләтләрен көчсезләндерү сәясәтен алып барганына инана. 14 % Европа һәм АКШ кешеләре шундый ук фикердә тора. Ә 54 % ислам дәүләтләренең фәкыйрьлеге бу илләрдә чәчәк аткан коррупция, ришвәтчелеккә бәйле дип саный. 32% европалылар мөселман илләренең фәкыйрьлеге ислам фундаментализмыннан килә дип исәпли. 12% мөселман да шул ук фикердә тора икән.

Русия, Алмания, Бөекбритания , АКШ, Франциядә яшәүчеләрнең өчтән ике өлешеннән артыгы ислам экстремизмы христианнар һәм мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга төп киртә булып тора дип саный. Мисыр, Фәләстин, Ливан, Пакыстан, Төркия, Иордания, Индонезиядә яшәүчеләрнең күпчелеге дә шул ук фикердә тора.

Фәрит Иделле: "Мөселманнарга карата сизгерлек артты"

“Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясен озак еллар дәвамында җитәкләгән, бүгенге көндә Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче журналист Фәрит Иделле: “Европада мөселманнарга карата дошманлык сизелми, ләкин сизгерлек артты”, дип әйтә.

Фәрит Аги (Иделле)
“11 сентябрьдә булган вакыйгалар дөньяны икегә: мөселманнарга һәм башка диндә торучыларга бүлде дип әйтеп булмый. Һәр диндә радикаллар, фанатиклар, ләкин шул ук вакытта диннең асылын белеп, тирән аңлап яшәүчеләр дә бар. Әлбәттә, 11 сентябрьдәге вакыйгалар хәлиткеч булды, бу соңгы чиктә Әфганстанда, Гыйракта сугыш китереп чыгарды. Дөрес, радикал мөселманнарга каршы позиция көчәйде. АКШта гади мөселманнарга карата мөнәсәбәт ничек икәнен белмим, Европада кискен үзгәрде дип әйтә алмыйм, ләкин сизгерлек артты, күзәтү бераз көчәйде. Террор кешеләрдә яхшы хисләр уята алмый, моны аңлап була.

Социологик сораштырулар шартлы, кемнәр үткәргән аны, нинди максаттан белү дә кирәк. Хәтта тикшеренүләр нинди шәһәрләрдә узганы да мөһим. Мәсәлән, көнчыгыш Алманиядә уң радикаллар көчле, бу сайлауларда күренә, алар, әлбәттә, мөселманнарга каршы. Ләкин башка шәһәрләрдә мөселманнар гына укмашып яшәгән геттода ислам динен тотучыларга мөнәсәбәт үзгәрмәде. Мәсәлән, Мюнхенда яшәүчеләрнең 33 %ы чыгышы белән мөһаҗир, урамнарда йөргәндә алманнардан бигрәк башка милләт кешеләрен күбрәк очратырга мөмкин. Ләкин монда аларга каршы хәрәкәт сизелми. Мөнәсәбәтләр дустанә булмаса да, ләкин дошман да түгел.

Киләчәктә ничек булыр, белмим. Бу дини, сәяси җитәкчеләрдән тора, алар утка керосин салып торса, дошманлык көчәер. Сәламәт акыл белән эш итәргә, сизгерлек күрсәтергә, провокацияләргә бирешмәскә кирәк”, диде Фәрит Иделле.

Тагын кызыклы саннар бар. Мәсәлән, Ливанда христианнар күпләп яши, биредә яшәүче мөселманнарның 96 %ы христианнарны якын итәбез дип җавап биргән. Иордания, Индонезиядәге мөселманнарның яртысы христианнарга уңай карашта. Мисырда динара бәрелешләр булса да, биредә дә 47 % мөселман христианнарга дустанә мөнәсәбәттә тора, ә 47 %ы тискәре карашта булганын белдергән.

XS
SM
MD
LG