Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сигезлек министрлары гарәп илләренә ярдәм итәргә җыенуларын раслый


Франциянең Марсел шәһәрендә сөйләшүләр үткәрүче Сигезлек илләренең финанс министрлары Тунис, Мисыр, Морокко һәм Үрдүнне алдагы ике елда финанслау өчен 40 миллиард доллар бирү ниятләрен тагын бер кат раслады.

Рәсмиләр бу ярдәмнең грант рәвешендә түгел, ә бурыч рәвешендә булачагын белдерде.

Көчле сәнагәтькә ия Сигезлек илләре ярдәм күрсәтү турында беренче мәртәбә май аенда Франциянең Довил шәһәрендә үткән җыенда игълан итеп Гарәп күтәрелеше чорында гарәп дөньясындагы реформаларга ярдәм итәргә җыенуларын белдергән иде.

Сигезлек төркеменә АКШ, Британия, Германия, Италия, Канада, Русия, Франция һәм Япония керә.
XS
SM
MD
LG