Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:36

Америка 11 сентябрь корбаннарын искә алды





Нью-Йоркта Дөнья сәүдә үзәге манаралары торган урында үткән чарада АКШның хәзерге президенты Барак Обама һәм аңа кадәр президент булган Джордж Буш катнашты.


11 сентябрь һөҗүмнәренең онытылмас сурәтләре



2011 елның 11 сентябрендә бар дөнья АКШ шәһәрләренә ясалган һөҗүмнәрне күзәтә: бер-бер артлы ике очкыч Нью-Йорктагы Сәүдә үзәге биналарына килеп бәрелә, биналар икесе дә ишелеп төшә; өченче очкыч Вашингтондагы Пентагон бинасына килеп бәрелә; урланган очкычларның дүртенчесе Пенсильвания штатындагы бер кырга килеп төшә.


10 ел үткәч: Ground Zero'га яңа тормыш кайта



Нью-Йорктагы террор һөҗүмнәреннән соң ун ел үтүгә җимерелгән Сәүдә үзәге урынында яңа үзәк төзелә. Күпкатлы үзәкнең бер өлешен 11 сентябрь корбаннары истәлегенә мемориал алып торачак.

XS
SM
MD
LG