Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венеция 2011: “Алтын арыслан” “Фауст”ка эләкте




Казанда VII халыкара мөселман киносы фестивале дәвам иткәндә, Венециядә дөньяның иң борынгы кинофестивале тәмамланды. 68-нче Венеция кинофестиваленең төп програмында 10 көн эчендә 65 дөньякүләм премьераны күрсәтелде, барлыгы 15 ил көч сынашты. Төп бүләкне – “Алтын арыслан”ны алман телендә төшерелгән Русия фильмы “Фауст” яулады.

Венеция кинофестивале дөньяда иң борынгы санала. Ул 1932 елда итальян диктаторы Бенито Муссолини тәкъдиме белән оештырыла һәм һәр елның икенче яртысында Венециянең Лидо утравында уза. Башка кинофестивальләрдә кебек үк, фильмнар төрле номинацияләрдә бәяләнә.

Быелгы фестиваль белгечләр тарафыннан югары бәяләнде. Хөкемдарлар төркемен күренекле американ кинорежиссеры, сценарист Даррен Аронофски җитәкләде. "Алтын арыслан" өчен төп бәйгедә 23 фильм катнашты.

Алмантелле Русия фильмы

Фестивальнең фавориты саналган “Шпион” (Tinker, Tailor, Soldier, Spy) фильмын узып, җиңүне Русиядә төшерелгән “Фауст” яулаган.

Александр Сокуров
“Мин, әлбәттә, дулкынланам. Арысланның шундый кечкенә булуына карамастан, аны яулар өчен озын юл үтәргә туры килде. Кинематографта яшәвемә мин бәхетле” – диде фильмның режиссеры Александр Сокуров.

Фильм сюжеты Йоһанн Вольфганг фон Гетеның «Фауст» шигъри драмасына нигезләнгән. Ул кешеләрнең тарихы һәм язмышлары турында фәлсәфи уйланулардан гыйбарәт. Зур бюджетлы бу киноны төшерүдә берничә ил катнашкан. Төп рольне алман актеры Йоһанес Цайлер башкарган. Сүз уңаеннан, фильм алман телендә төшерелгән һәм аның башка телләргә тәрҗемәсе каралмаган.

Фильмны төшерү өчен Прага тирәсендә махсус шәһәрчек төзелгән иде. Оператор булып “Амели”, “Мин яратам сине, Париж”, “Һарри Поттер һәм катнаш канлы шаһзадә” кебек дөньякүләм мәшһүр фильмнар төшергән Брюно Дельбоннель чакырылган.

Башка номинацияләр

“Алтын арыслан”нан тыш фестивальда режиссер эше өчен “Көмеш арыслан” да бирелә. Быел аңа Кытайдан Цай Шанцзюн лаеклы дип табылды. Иң яхшы ир-ат роле һәм иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләкләр Дина Йип һәм Майкл Фассбендерга бирелде.

Жюриның махсус бүләген “Кыйтга” фильмы алып китте. Иң яхшы сценарий өчен Osella махсус бүләге “Алыплар”га эләкте.

Гомумән, фестивальдә фильмнар барлыгы 5208 тапкыр күрсәтелде. Аларның 2511-е тулыметражлы булса, 566сы – урта һәм 2131-е – кыскаметражлы. Мондый зур саннар фильмнарны берничә тапкыр күрсәтүдән килеп чыга.

68-нче Венеция кинофестивале 31 августтан 10 сентябрьга кадәр дәвам итте.
XS
SM
MD
LG