Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция хөкүмәте чыгымнарны киметәчәген белдерә


Греция премьер-министры Георгиос Папандреу, илдә икътисадый рецессиянең дәвам итүенә карамасатан, хөкүмәт чыгымнарны киметү планын үтәячәк диде.

Акчаны җанга калдыру һәм яңа салымнар кертүне халыкара кредиторлар таләп итә.

Бүген көннең икенче яртысында Греция хөкүмәте башлыгы матбугат очрашуы үткәрер дип көтелгән иде. Әмма ул кичектерелде.

Солоники шәһәрендә хөкүмәтнең әлеге чараларына каршы чыгучылар белән полиция арасында бәрелешләр булуы хәбәр ителә.

Унлап демонстрацияче яраланган, шул санда кеше тоткарланган. Протест чарасында барлыгы 25 меңләп кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG