Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әс-Садр Гыйрактагы АКШ хәрбиләренә һөҗүмнәрне туктатырга чакыра


Гыйрак шыгыйлары җитәкчесе Моктада әс-Садр АКШ хәрбиләре ел ахырына кадәр Гыйрактан каршылыксыз чыгып китә алсын өчен үз тарафдарларын аларга һөҗүмнәрне туктатырга чакырды.

«Мәһди гаскәре» исемле ярымхәрби оешманы җитәкләүче әс-Садрның әлеге фәрманы шимбә көнне аның интернет сәхифәсенә чыгарылды, якшәмбе көнне аны җәмәгатьчелеккә әс-Садрның матбугат вәкиле Сәлах әл-Гобәйди укып ишеттерде.

Гыйрак җитәкчелеге Гыйрак хәрбиләрен өйрәтү өчен илдә АКШ хәрбиләренең тору мөддәтен озайту турында сөйләшүләр алып бара.
XS
SM
MD
LG