Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсъянчылары җитәкчесе башкала Триполига килде


Либиядә хакимияттән бәреп төшерелгән Мөәммәр Каддафи тарафдарлары белән бәрелешләр дәвам иткәндә, гыйсъянчыларның Дәүләт күчеш шурасы рәисе Мостафа Габдел Җәлил ил башкаласы Триполига килде.

Шимбә көнне Триполи һава аланында чыгыш ясап Габдел Җәлил илне төзекләндерүгә керешү өчен халыкны берләшергә һәм бер-берләрен кичерергә чакырды.

Шул ук вакытта ул Либия инкыйлабы әле тәмамланмады, 42 ел буе хакимияттә булган Каддафи әле тотылмады һәм илнең өч шәһәре Бани Валид, Саба һәм Сирте әле дә Каддафи тарафдарлары кулында кала диде.

Триполига килгәнчегә кадәр гыйсъянчылар җитәкчелеге илнең көнчыгышындагы Бингази шәһәрендә урнашкан иде.

Триполидан 150 чакрым көньяк-көнчыгыштагы Бани Валид шәһәре өчен шимбә көнне яңа бәрелешләр булганлыгы хәбәр ителә. Кайбер хәбәрләргә караганда, НАТО һава көчләре шәһәрдә Каддафи яклы көчләрне утка тоткан.

Соңгы көннәрдә бәрелешләр Каддафиның туган ягы Сиртедә дә булды.
XS
SM
MD
LG