Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев ышанычсыз һава ширкәтләрен ябарга куша


Русия президенты Дмитрий Медведев очышларның иминлеген тәэмин итә алмаучы һава ширкәтләренең эшчәнлеген туктату чараларын 15 ноябрьгә кадәр әзерләргә кушты.

Моңа 7 сентябрьдә Ярославль өлкәсендә Як-42 очкычы һәлакәте сәбәп булды. Бу казада Локомотив хоккей такымының төп өлеше, шул исәптән Чехия, Словакия, Швеция, Беларус һәм башка илләрнең уенчылары һәлак булды.

Очкычтагы 45 кешедән бары икәү – хоккейчы Александр Галимов һәм очкыч хезмәткәре Александр Сизов кына исән калды. Әмма аларның хәле бик авыр.
XS
SM
MD
LG