Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:35

Танзаниядә паром бату корбаннары 200-гә җитте


Танзаниядә диңгез паромы батканда һәлак булганнар саны 200-гә җитте. Занзибарның дәүләт министры Мөхәммәт Габуд белдерүенчә, 579 кеше коткарылган.

Шимбә төнендә Занзибар утравы янында баткан паромда меңнән артык кеше һәм 120 тонна йөк булган. Бу паром бары 620 кешелек кенә булган.

Танзаниядән ярым автономиягә ия Занзибар президенты өч көнлек матәм игълан итте.

Парам су астында йөзү өчен дөньяда иң яхшы урыннарның берсе саналган Пемба утравына барган булган.

XS
SM
MD
LG