Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швециядә террор һөҗүме булдырылмый калды


Швеция махсус хезмәтләре Гетеборгта террор һөҗүмен булдырмый калган.

Террор һөҗүме әзерләүдә шикләнелүче дүрт кеше тоткарланган.

Алар Рөда Штен сәнгать галереясы янында тотылган. Шикләнелүчеләрне кулга алу алдыннан галереядагы тамашачылар бинадан чыгарылган һәм полиция анда тентү үткәргән.

Швеция махсус хезмәтләре тикшерү эше башланганлыгын, бу турыда әлегә берни әйтә алмавын белдерде.

Узган елның октябрендә Швециядә террор куркынычы дәрәҗәсе түбәннән югарыга күтәрелде, ә 11 декабрьдә Стокһолмда интихарчы мөселман ике бомба шартлатып ике кешене яралады.
XS
SM
MD
LG