Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәдәният министры урынбасары Нестеренко эшеннән алынды


Татарстан мәдәният министры урынбасары Игорь Нестеренко эшеннән алынды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый карар чыгарды.

Татарстан президенты бер атна элек башкала үзәгендәге тарихи һәйкәлләрне җимерүгә мөнәсәбәттә гаеплеләрне эшләреннән алырга дип күрсәтмә бирсә дә, соңгы көнгә кадәр белгечләр мәсьәләсе хәл ителмәде, дип яза ProKazan.ru

46 яшьлек Нестеренко 2011 елның маенда мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнгән иде. Аңа кадәр ул тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау һәм куллану идарәсе башлыгы булып эшләде.
XS
SM
MD
LG