Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александр Галимов белән хушлашу чәршәмбе Ярославльдә булачак


Александр Галимов
Александр Галимов
Ярославль өлкәсендә Як-42 очкычы казасында исән калган хоккейчы Александр Галимов бүген Мәскәү хастаханәсендә вафат булды.

Ул Ярославльдән Вишневский исемендәге хирургия институтына китерелгән иде. Моңа кадәр аның белән әтисе Сәетгәрәй Галимов кына сөйләшә алды. Институттан, заманча дәвалау ысуллары куллануга карамастан, спортчы яшәүгә куркыныч тудырган җәрәхәтләрдән вафат булды дип белдерделәр.

Галимовка 26 яшь иде һәм аның кечкенә кызы калган.

Шулай итеп Як-42 казасында үлүчеләр саны 44 кешегә җитте. «Локомотив» хоккейчылары утырган очкыч чәршәмбе көнне казага юлыккан иде. Казада исән калган икенче берәү, Александр Сизов Склифосовский исемендәге институтта дәвалана. Аның тормышы куркыныч астында түгел дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG