Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:48

АКШ Сүрия хокук яклаучысы үтерелүне һөкем итте


АКШ Сүрия иминлек көчләренең билгеле хокук яклаучы Гият Матарны үтерүен хөкем итте. Бу хакта Дәүләт департаментының махсус белдерүендә әйтелә.

Human Rights Watch Халыкара хокук яклау оешмасында булган мәгълүматларга караганда, Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы протест чараларында катнашкан Матарны иминлек көчләре 6 сентябрь көнне тоткарлаган булган. Ул җәзалаулардан үлгән. Җәсаден шимбә көнне туганнарына биргәннәр.

Дәүләт департаменты белдерүендә тагын бер кат Бәшәр Әсадны президентлыктан китәргә һәм илдә кан коюны туктатырга чакыралар.

БМО-да булган мәгълүматларга караганда, Сүриядә халык күтәрелешләре башланганнан бирле 2200-дән артык кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG