Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тарихи мәчет бинасын җимерү җәмәгатьчелекне икегә бүлде


Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете
Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете

Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәүдәге тарихи татар мәчете реконструкцияләнә генә, дип белдерсә дә, 11 сентябрь көнне тарихи мәчет бинасын тулысынча җимерделәр. Мәчетне ишү тирәсендә кызу бәхәсләр бара.


“Азатлык” радиосы эфирында якшәмбе көнне “Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен җимерү артында ни тора?” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе чыкты. Анда журналистлар Рәшит Минһаҗ һәм Айзат Шәймәрданов катнашкан иде.

Саша Долгов. Рәшит әфәнде, Мәскәү мәчетен җимерү артында ни тора?

Рәшит Минһаҗ. Бу турыда сөйләшү күптәннән йөри. Ни өчен яңа мәчетне тарихи татар мәчете җирлегендә эшләргә кирәк? Аның өчен аерым урын алырга була. Аннан бу мәчетне зурайткач, хакимият мәчетләр төзергә башка җир бирмәячәк. Минемчә, җиде миллионлы татар халкы яңа мәчетне үз акчасына да сала ала.

Саша Долгов. Тарихи мәчет урынында яңа мәчет дагстанлы, Русия Федерация җыелышы вәкиле, эшмәкәр Сөләйман Кәримов акчасына төзелә. Айзат, татар мәчетен сүтүдә Кавказ факторы нинди роль уйный?

Айзат Шәймәрданов
Айзат Шәймәрданов. Төп рольләрнең берсен уйный. Тарихи мәчет урынына яңа мәчет салу – татар милләтенә карата җинаять. Равил Гайнетдингә мәчет төзергә 11 урында җир бирүләре билгеле.

Мәскәүдә башка Диния нәзарәтләре дә мәчет төзергә җыенган булган. Әмма Мәскәү мэры Юрий Лужков чорында Равил Гайнетдингә өстенлек бирелде, башка мөфтиятләрне Мәскәүгә кертмәделәр.

Гомумән, Равил Гайнетдиннең күбрәк Чечня президенты Рамзан Кадыров сүзенә колак салуы сизелә. Мисал өчен, Рамзан Кадыров киңәше белән Җәмигъ мәчетендә татар телендә вәгазь сөйләүне туктатуы. Ул бу турыда “Ватаным Татарстан” газетына белдерде. Әмма Равил Гайнетдингә Татарстан бер сүз дә әйтмәде.

Саша Долгов. Рәшит әфәнде, тарихи мәчетне югалту Татарстан өчен югалтумы? Татарстан хакимияте берәр нәрсә әйтергә тиеш идеме?

Рәшит Минһаҗ. Үзәк Русиядә тарихи татар мәчетләрен саклау – зур проблем. Соңгы елларда үзебезнең дин зәгыйфьлеге аркасында мәчетләр татарлар кулыннан ычкына башлады.

Икенче сәбәбе – кавказлар агрессиврак, мәчеткә күбрәк йөри. Әмма бу татарларга мирастан баш тартырга кирәк дигәнне аңлатмый. Мәскәү татарлары татарча вәгазь сөйләүне таләп итәргә тиеш.

Айзат Шәймәрданов. Чечня президенты Рамзан Кадыров чеченнарны ислам лидеры итеп күрсәтергә тели.

Рәшит Минһаҗ. Татарстанның хәзерге президенты бу мәсьәләгә битараф түгелдер. Минемчә, бу хакта сөйләшү булгандыр. Миңтимер Шәймиев, Казан ислам мәгърифәте үзәге булырга тиеш, дип белдергән иде.

Шуңа үз юлыбызны югалтмас өчен, Татарстан Равил Гайнетдингә һәм башкаларга басым ясарга, матди ярдәм дә күрсәтергә тиеш. Мәскәүдә татар байлары, Ринат Мөхәммәдиев кебек язучылар да бар.

Рәшит Минһаҗ
Саша Долгов. Мәгърифәтчеләр фикеренчә, чын татар мәхәлләсе булмаса, татар мәчете дә кулдан китә. Чыннан да, Мәскәүдә татар мәхәлләсе көчсез, бабайлык системасы, дәвамчылык юк. Моны ничек хәл итәргә?

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов Мәскәү мөфтие итеп билгеләнгәч, төп басымны татар-башкорт факторына ясыйбыз дип белдерде. Мәскәүдә бу өлкәдә эш эшләп буламы әле?

Рәшит Минһаҗ. Башкортлар дигәннән, мәчет төзергә Башкортстан президентыннан да акча сорарга кирәк. Мәхәлләгә килгәндә, мәхәллә – ул үзидарә, татар булып яшәү.

Әмма хәзер мәчетләрдә мөтәвәллиятләр – мәчет активы да эшләми. Шуңа башта аларны активлаштырырга кирәк. Менә Равил Гайнетдин мәчетне сүтәр алдыннан мөтәвәллият белән сөйләшкәнме? Алар ризамы?

Айзат Шәймәрданов. Әлбир Кргановның Мәскәү мөфтие булуы алга китеш китерәчәк.

Рәшит Минһаҗ. Конкуренция булырга тиеш.

Айзат Шәймәрданов. Ул Мәскәүдә 15 ел эшләмәгән эшне эшли башлады. Гает намазы өчен “Сокольники” стадионын алды. Бу трамвай юлларында намаз укуга караганда күпкә яхшы.

Аның сүзләренчә, хакимият мәчет төзергә җир бирергә риза була бара. Аннан Мәскәүдә татар оешмалары белән эшләмиләр. Киләчәктә Әлбир хәзрәт Мәскәү татарларын мәхәллә юлына кертеп җибәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG