Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch: Әфган полициясе кеше хокукларын боза


Әфган полициясе җитди рәвештә кеше хокукларын боза һәм моның өчен җәзага тартылмый. Бу хатка Human Rights Watch хокук яклау оешмасы хисабында әйтелә.

Әлеге хисап авторлары Әфганстанның җиде вилаятендә тикшерүләр үткәргән һәм аларның өчесендә: Баглан, Һират һәм Урузганда кеше хокуклары бозылуны ачыклаган. Сүз үтерүләр, көчләүләр һәм дәлилләнмәгән кулга алулар турында бара.

Әфганстандагы халыкара тынычлык көчләре вәкиле әлеге хисап нигезендә әфган хакимиятләре белән уртак тикшерү үткәреләчәк дип белдерде.

Oxfam халыкара хәйрия оешмасының май аенда игълан ителгән хисабында да әфган полициясе һәм армиясенең кеше хокукларын бозуы турында әйтелгән иде.
XS
SM
MD
LG