Accessibility links

VII Халыкара мөселман кинофестивале тәмамланды


Казанда VII Халыкара мөселман кинофестивале тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:16 0:00
йөкләү

Фестивальдә Кытай киносы җиңде. Татарстан фильмы бәйгедә катнашмады. Башкортстаннан бер кыска метражлы фильм җиңү яулады.

11 сентябрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында VII Халыкара мөселман кинофестивале нәтиҗәләре билгеле булды.


VII Халыкара мөселман кинофестивалендә 28 илдән 83 фильм катнашты.
Фестиваль ябылу тантанасы махсус бүләкләр тапшырудан башланды.

ТӨРКСОЙ Халыкара оешманың бүләге “Зефир” фильмына бирелде. Фестивальнең генераль спонсоры бүләге – тамашачылар мәхәббәте бүләге – Үзбәкстан фильмы “Шәрыктан ут”ка (“Свет с Востока”) бирелде.

500 мең сумга кухня гарнитурасы Русиянең иң яхшы проекты – танылган Русия режиссеры Владимир Левинның “Крутая Римма” киносына бирелде.
Владимир Левин һәм Римма Һадиева

Бу кино церебраль паралич кичергән Казан кызы Римма Һадиева турында. Тумыштан аякка басарга насыйп булмаган кыз, йөри башлау гына түгел, Мәскәүдә махсуслашкан сәнгать институтында укый. Рәсемнәре өчен мактаулы сүзләр ишетү генә түгел, Римма Һадиевага ана бәхетенә ирешергә насыйп була.

Фильмның режиссеры Владимир Левин 2 ел буе бу кызның язмышын күзәткән. "Гранд синема" кинотеатрында фильмны күрсәткән көнне тамашачылар Римманың үзен дә күрә алды.

“Казанимэ” анимация фестиваленең махсус бүләге Башкортстаннан Рим Шәрәфетдиновка “Сын охотника” анимацион фильмы өчен бирелде. Шулай ук, “Анимацион кино” номинациясендә махсус дипломнар белән "Ящик воспоминания" (Сүрия), "Человеческий род" (Иран), “Татармультфильм” оешмасы (Татарстан) бүләкләнде.

“Иң яхшы анимацион фильм” номинациясендә Дина Великовскаяның “Күпер” (“Мост”) фильмы җиңде. Бу Динәнең иң беренче режиссура эше. Динә – фильмның режиссеры, сценарий авторы һәм рәссамы.

“Иң яхшы оператор эше” номинациясендә “Зефир” исемле Төркия фильмы (режиссер Бельма Баш, оператор Мәхмәт Зенгин) җиңде.

VII Халыкара мөселман кинофестивале ябылу тантанасы
Греция фильмы “Атарга яки төшерергә” ("Shooting vs Shooting"), режиссер Никос Мегрелис) “Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм” исеменә лаек булды.

“Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм” булып
Кыргызстан “Кочевье” фильмы (режиссерлар Молдосеит Мамбетакунов, Артыкпай Суюндуков) танылды.

“Еңмеш” (“Настырный”) киносы “Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы” номинациясендә җиңде. Фильмның режиссеры 24 яшьлек Башкортстан егете Айнур Аскаров Петербурда кино һәм телевидение университетында 4нче курста укый. Аның “Еңмеш” фильмы Канн фестивалендә бәйгедән тыш програмда күрсәтелгән булган.

Чарадан соң Айнур Аскаров “Азатлык” радиосына фестиваль хакында кайбер фикерләрен белдерде:

“Фестиваль бик ошады, ул бик матур оештырылган. Бу безнең бөтен командабыз өчен зур шатлык.

Айнур Аскаров
Бу минем беренче фильмым. Ул мондый зур бүләк алыр дип, мин бер дә уйламаган идем. Бу киноның тарихи гади генә. Гомумән әйткәндә, ул балачак турында. Аны караган чакта һәр кеше үз балачагын исендә тота. Безнең фильмның матурлыгы шунда дип уйлыйм.

Киләчәккә планнар турында әле әйтә алмый. Ләкин кино сәнгате өлкәсендә эшләргә теләгем бик зур. Башкорт киносын үстерәсем килә. Башкорт киносы минем бер миссия булып тора” диде ул.

Иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә “Үги” (“Die Fremde”) Германия фильмыннан (режиссер Фео Аладаг) Сибель Кекилли җиңүче булып табылды. Шулай ук бу фильм Русиянең кинотәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус бүләгенә лаек булды.

“Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә “Бельведер” фильмыннан (Босния, режиссер Ахме Имамович) Армин Ризванович җиңүче булып танылды.

"Чит ана" (“Чужая мать”) фильмы режиссеры Денис Родимин “Иң яхшы режиссер” булып табылды. Фестиваль вакытында журналистлар белән очрашуда Денис Родимин: "Мәскәүдә бу киноның премьерасы вакытында зал тулы иде. Бу кино бер кешене дә ваемсыз калдырмый.

Психологик яктан бу авыр фильм. Без аны 14 көн эчендә төшердек. Финанс яктан бик әз акча бирелгән иде. Минем уйлавымча, кино өлкәсендә яңа дулкын – әз акчага ирекле һәм актуаль кино төшерү дулкыны барлыкка киләчәк”, дип сөйләде.

Денис Родимин
Фестиваль Гран-приена “Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы” булып танылып, “Минем тәэсирле театрым” ("Мой впечатляющий театр") фильмы лаек булды. Фильмны кытай режисер Лу Янг төшергән. Кытайлылар мөселман киносы фестивалендә бу елны беренче тапкыр катнаша.

Татарстан республикасының махсус бүләге “Киносәнгатьтәге һуманизм өчен” Ираннан Дариуша Мехруджига “Тәһран, Тәһран” фильмы өчен бирелде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне актерлар Андей Федорцов, Алексей Панин, Сергей Астахов, Лидия Федосеева-Шукшина, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, жюри рәисе җитәкчесе Владимир Хотиненко һәм башка жюри вәкилләре тапшырды.

Кичәне “Русия-1” каналында “Мөселманнар” тапшыруын алып баручы Динара Садретдинова һәм актер, җырчы Рузил Гатин алып барды.

Ябылу тантанасын алып баручылар Рузил Гатин һәм Динара Садретдинова
XS
SM
MD
LG