Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә Бани-Валид шәһәре өчен сугышлар бара


Милли күчеш шурасы гаскәрләре Бани-Валид янында.
Милли күчеш шурасы гаскәрләре Бани-Валид янында.
Либиядә Милли күчеш шурасы гаскәрләре бүген дә илнең көнбатышындагы Бани-Валид шәһәрен үз кулларына алу өчен көчле сугышлар алып барды. Әлеге шәһәр алып ташланган диктатор Мөәмәр Каддафи тарафдарлары контролендә.

Милли күчеш шурасы тараткан белдерүдә, бөтен шәһәрләр дә гыйсьянчылар армиясе кулына күчмичә, Либия “азат ителгән” дип игълан ителмәячәк, диелә.

Бүген Каддафи тарафдарлары Рас-Лануф шәһәреннән 20 чакрым ераклыктагы нефть эшкәртү заводына бәреп керергә тырышты. Атышлар вакытында 15 сакчы үтерелде. Һөҗүм итүчеләр ширкәткә зыян сала алмаган.

Якшәмбе көнне Каддафи улларының берсе - Сәгъди күршедәге Нигерга килгән. Каддафиның үзенең кайда булуы билгесез.
XS
SM
MD
LG