Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Болай да бердәм үк булмаган Мәскәү татар җәмәгатьчелеге икегә бүленде. Моның сәбәбен Җәмигъ мәчетен киңәйтеп төзү эшләре белән бәйләп аңлатырга була.


Мәскәүнең Җәмигъ мәчете 1904 елда татар меценаты, сәүдәгәр Салих Ерзин тарафыннан төзелгән. Мәчетнең йөз еллык бәйрәмен уздырган вакытта, Мәскәүдә мөселманнарның элеккегә караганда күбрәк булуын искә алып, яңа киңәйтелгән мәчет төзү турында карар кабул ителгән булган.

2005 елда иске Җәмигъ мәчете урынында яңа, заманча ун мең кеше сыярлык мәчет төзелешенә нигез дә салынды. Мәчет төзелеше өчен урынның иркен булмавы сәбәпле, төзүчеләр алдына иске мәчетне сүтү мәҗбүрияте килеп баса.

Шуның өстенә йөз ел элек төзелгән мәчет бинасы үз-үзеннән җимерелү дәрәҗәсенә җиткән. Бу хакта Русия мөфтиләр шурасының тышкы эшләр департаменты җитәкчесе Рушан хәзрәт Аббясов сөйләде:

“Дивар ташлары җимерелеп төшеп зыян ясамасын өчен без ул диварны сүтәргә мәҗбүр булдык. Җәмигъ мәчетенең тарихи һәйкәлләр исемлегенә кермәве хакында белгечләр биргән белешмә һәм мәчетнең җимерек хәленә җиткәнлеге хакында акт документлары да кулыбызда”.

Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы араларда Үзәк дини идарә мөфтие Тәлгатъ хәзрәт Таҗетдин беренче урынбасарын – Әлбир Кргановны Мәскәүдә мөфти итеп билгеләгән. Һәм ул башкалада Мәскәү дини идарәсеннән башка үз чараларын уздыра башлады. Шуларның берсе дип, Ураза гаетен укырга мөселманнарны мәчеткә түгел, күргәзмәләр залына чакыру вакыйгасын искә төшерергә була. Хәзер инде алар Мәскәү мөселманнарын иске мәчетне сүтүгә каршылык белдерер өчен 14 сентябрьдә конференция җыярга ниятлиләр икән.

Рушан хәзрәт мәчет төзелешенә каршылык белдерүчеләр турында: ”Ул каршылык эшләрен мөселманнар түгел, башкалар оештыра, кызганыч, безнең дин кардәшләребез аларга кушылып, үзләренең имзаларын куя. Матбугат чараларында шул хакта фикерләрен белдерә”, диде.

“Архитектураны күзәтү” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт координаторы Рөстәм Рәхмәтуллин иске мәчетне сүтеп коруга каршы. Ул бу хакта шулай диде:

Рөстәм Рәхмәтуллин
“Мәчетне сүтү яклылар, мәчет барлык мөселманнарны да сыйдыра алмый диләр. Алар хаклы. Ләкин нигә иске мәчетне сүтәргә кирәк аның өчен? Яңа мәчеткә урын сорарга кирәк иде. Әнә бит ул мәчеттән ерак түгел генә әрмән чиркәве төзелеп ята. Мәчетнең җимерү хәлендә булуы хакындагы документлар, әлбәттә, Мәскәү хөкүмәте, я булмаса, Федераль хөкүмәт ризалыгы белән алынгандыр. Без аларга бу карарның дөрес кабул ителмәве, тикшерелергә тиешлеге турында үзебезнең гаризабызны юлладык. Бу сәяси эш. Тарихи мәчет үз урынында калырга тиеш. Яңа урын алу – бу бит бик гади нәрсә”.

Мәскәүдә мәчет төзелеше өчен яңа урынны алуның гади икәнлеген беләсе килгән кеше узган ел Текстильщики метросы янында бүленеп бирелгән җирдән дә куылган мәчет төзелешен искә алсын иде. 883 чиркәве булган Мәскәүдә тагын бер гади генә булса да яңа мәчет салып булыр иде дә бит.

Әйтүләренә караганда, Русиянең Европа өлеше дини идарәсе иске мәчетне бик тә сүтмәс иде – ләкин чарасыз: “Чөнки ун мең кеше сыярлык мәчет төзелеше өчен башкача мөмкинлек юк. Ислам дине заманга тиң булып яшәргә чакыра. Кәгъбәтулла да, Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчете дә ничә мәртәбә сүтеп торгызылган, заманча итеп төзелгән. Без дә Мәскәүдә башкалага хас булган заманча, күпчелек мөселманнарны сыйдыра ала торган мәчет төзергә ниятлибез”, диделәр Русиянең Европа өлеше мөфтиятендә.

Җимерелгән мәчет
Яңа мәчет проекты

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG