Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

Франциядә атом ягулыгы җитештергән ширкәттәге каза сәбәпләре тикшерелә


Хәбәр агентлыклары, Франциянең атом идарәсе вәкиле сүзләренә таянып, каза булган ширкәттә нурланыш таралу теркәлмәгән, дип белдерә.

Бүген Франциянең көньягындагы Ним шәһәре янында атом калдыкларын эшкәртүче ширкәттә шартлау булган иде. Бер кеше үлде, дүрт кеше яраланды. Каза сәбәпләрен тикшерү эшләре бара.

Әлеге ширкәттә атом реакторлары өчен ягулык җитештерелә. Ул корал плутониен яңадан эшкәртеп табыла.

XS
SM
MD
LG