Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

Нэви Пиллей: Сүриядә күтәрешләр башланганнан бирле 2600 кеше һәлак булган


Сүриядә хөкүмәт көчләре һәм Бәшәр Әсад хакимиятенә протест белдерүчеләр каршылыгы нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 2600 кешегә җитте. Бу хакта Женевада Кеше хокуклары шурасы утырышы вакытында БМО-ның кеше хокуклары идарәсе башлыгы Нэви Пиллей белдерде.

Пиллэй сүзләренчә, бу мәгълүматлар Сүриянең ышанычлы чыганакларыннан алынган. Соңгы саннар белән чагыштырганда һәлак булучылар 400 кешегә арткан.

Бүген Сүрия президенты Бәшәр Әсад киңәшчесе башка саннар китерде. Аның сүзләренчә, һәлак булучылар саны 1400-дән артмый. Шуның 700-е хәрбиләр һәм полиция хезмәткәрләре.

XS
SM
MD
LG