Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенең тарихи бинасын җимерүгә каршы чыгучылар, аны кискен тәнкыйтьләүчеләр дә шактый. Алар арасында Уфадагы Үзәк диния нәзарәтенең Мәскәүдәге мөфтие, берүк вакытта Чуашстан мөфтие дә булып торган Әлбир хәзрәт Крганов та бар.


Мәскәүдәге хәлләр уңаеннан "Азатлык" Әлбир хәзрәтнең фикерләрен дә сорашты.

– Безнең моңа мөнәсәбәтебез тискәре. Чөнки бу бина татар халкының бер тарихи ядкәре иде. Ул Русия башкаласында 110 елга якын бөтен мөселманнарны, бигрәк тә безнең татарларыбызны беләштереп тора торган үзәк иде. Һәм аның менә шулай вәхшиләрчә җимерелүе бигрәк тә аяныч хәл булды инде. Хәтта көтелмәгән хәл булды, беркем дә аңа ышанмады, әле хәзер дә ышанып бетә алмый.

Моның 11 сентябрьгә туры килүе күп кешеләрдә сорау уята. 10 ел элек Кушма Штатларда булган фаҗига бар кешене тетрәткән иде. Һәм менә хәзер Мәскәүдә дә нәкъ менә шушы көнгә туры килүе... Ничек туры килде икән ул?

Сез моны махсус шулай туры китереп эшләгәннәр дип уйлыйсызмы?

– Бу мәсьәләгә кагылышлы күп сораулар килеп туа. Аларга җавапны бу гамәлләрне кылучылар бирергә тиеш инде, әлбәттә. Өстәвенә, 11 сентябрьдә Рауза апа Костровага да 100 яшь тула. Ул бит мәчетне 1904 елда төзегән Салих Ерзинның оныгы, күренекле мәдәният хезмәткәре. Мәчетне җимерүгә ул да бик аптырый. Аның туган көненә, 100 яшенә, бабасы төзеткән мәчетне җимерү булды инде бу.

Монда тагын бер мөһим нәрсә бар, Русиядә бигрәк тә – прецедент мәсьәләсе. Башка урыннарда хәзер мәчетләрне шулай җимерә башламаслармы дигән сорау туа. Безгә һәр булганын сакларга тырышырга кирәк. Татарстанда бу алай бик куркыныч күренмидер, әмма Мәскәүдә, башка милләтләр, башка диннәр арасында яшәгәндә мондый биналарны ничек тә саклап калу кирәк иде.

Без яңа мәчет төзүгә каршы түгел, әлбәттә, аны төзергә кирәк. Ләкин бит яңаны төзү искене җимерүне аңлатмый. Аны мөмкин кадәрле саклап калырга кирәк. Аны тракторлар белән, бульдозерлар белән җимереп түгел, ә саклап. Менә шунда алар тарихта эз калдырырлык эш эшләгән булырлар иде. Ә болай бу шаккатыргыч хәл булды инде.

Кайберәүләр, бар бу шау-шу Русия мөселманнарының югары җитәкчеләре арасында барган эчке көрәш чагылышы дип уйлый. Мәчетне җимерүне Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә каршы, аны читләштерү максатында кулланырга тырышалар дигән караш та бар.

– Беренчедән, ул мәчетне җимерү артында Равил хәзрәт үзе тора. Бу бит сер түгел. Чөнки Европа өлеше дини идарәсенең җитәкчесе дә ул, Мөфтиләр шурасы рәисе дә ул. Һәм “Москомнаследие” аркылы мәчет бинасын архитектура һәм мәдәният ядкәрләре исемлегеннән төшерү дә алар эше булды. Мәчетне сүтүгә алар үзләре шулай китереп җиткерде. Үзләре башкарып чыкты бит бу эшне.

Икенчесе, мөселманнар арасында бердәмлекнең какшавына да алар сәбәп булды. Башка дини идарәләр, татар җәмәгать оешмалары бу хатаны уртаклашасы килми, алар мәчетне җимерү белән килешә алмый.

Алар Уфадагы Үзәк диния назәрәте алып барган юлны кадимчеләр юлы, иске юл дип атарга тырыша. Ә аларның, янәсе, җәдитчелекне, яңартуны яклавы белән без килешә алмыйбыз. Безгә менә мондый мәчетләр җимерә торган җәдитчелек кирәк түгел.

Безгә асыл тарихыбызны, динебезне, гореф-гадәтебезне, милләтебезне саклап калырга тырышырга кирәк. Бу безнең алдыбызга куйган максат булып тора һәм без аны эшләргә тырышачакбыз.

Мәчет җимерелсә дә, бу Аллаһының язмышы булгандыр, Мәскәүдә мәчетләр төзү өчен мэриягә гозер хатларыбыз да күндерелгән. Тиз көннәрдә бу мәсьәләгә уңай җавап бирелә торган булса, яңадан мөселманнарны һәм милләттәшләребезне туплап, Мәскәүдә Җәмигъ мәчете төзелешен башларбыз дип өмет итәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG