Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

VII Халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Җиңүчеләре билгеләнде. Шулай да тамашачы фикере жюринеке белән тәңгәл килмәскә мөмкин. Татарстан җәмәгать эшлеклеләре кайбер фильмнар, гомумән, фестиваль хакындагы фикерләре белән уртаклаша.


Күренекле драматург Рабит Батуллага ошаган кинолар булган. Шулай да татар фильмнары булмавы борчу тудыра, ди ул.

Татар-монгол изүе булганмы?

"Берничә кино карадым. "Иң яхшысы" дип, Әбүгалисина турындагы документаль фильмны әйтер идем (“Свет с Востока”, реж. Шөһрәт Мәхмудов (Үзбәкстан). Барлык нәфис фильмнарны да бер як үлчәүгә салсаң да, җиңә торган фильм. Бу фильмны эшләүчеләр бик зур эш башкарган.

Аннары “Гумилев” дигән документаль фильм, ул бәйгедән тыш програмда күрсәтелде(реж. Х.Нарлиев (Русия), турыдан-туры татарлар катнаша торган темага багышланган.

Рабит Батулла
Монгол изүе булганмы-юкмы дигән сорауга Гумилев: юк, булмаган, дип чыкты. "Гумилев гомере буе татарларны яла ягудан, ялган галимнәрнең уйлап чыгарган әйберләреннән яклады. Фильмда да әлеге фикер үткәрелгән. 2005 елны төшерелсә дә, безгә яңа гына күрсәтәләр .

Татар монголлары Русиягә зыян эшләгәнме, дигән сорауга, ачыктан-ачык, файда эшләгән, дигән җавап бирелә. Алтын Урда заманында русның барлык мәдәнияте чәчәк ата: чиркәүләр төзелә, мәктәптә рус теле укытыла, кораллар, атлар була. Алтын Урда бары тик салым гына ала. Бу изү буламы? Юк, ә менә бүгенге көндә ул изү бар".

Мөселман кинофестиваленең максаты нидә?

Рабит Батулла кайбер кинотасмаларга тәнкыйть сүзләрен дә тидерде. Шулай ук чараның "мөселман кинофестивале" атамасына туры килүенә дә шик белдерде ул.

"Мин күргән калган фильмнарга килгәндә - ике төрек фильмы, Үзбәкстан фильмнары - бик озын барды алар. Вакыйгалар акрын бара. Кеше китеп бара икән ул су буеннан да үтә, бу урамнан да үтә, тегесеннән дә үтә... күпме барырга мөмкин инде?! 140 минутлык фильмда динамика булырга тиеш!

Гомумән алганда, мөселман кинофестивале дип аталуны мин хуплап каршы алмаган идем. Бу мөселманнар турында фильммы, әллә мөселманнар эшләгән фильммы? Аннары мөселман киносы фестивале булгач, христиан киносы фестивале да булырга тиеш. Шуңа килешә алганым юк.

“Коръән сугышка өндиме-юкмы? Шәригать буенча яшәгән кеше калганнарга начарлык эшли аламы-юкмы?” дигән сорауларга “юк” дигән җавап бирә торган фильмнар булырга тиеш. Фестивальнең төп максаты шунда булырга тиеш.

Шулай да фестивальнең яшәргә хакы бар. Әмма “Бибинур”дан башка кеше шаккатырырлык татар фильмнарының булганы юк әле. Аякка басып кына киләбез. Татар фильмы дөнья күләменә чыга алмый әле.

Бу мәсьәлә дәүләт күләмендә хәл ителмәсә, кино булмый. Спортка күчерелгән кебек акча күчерелмәсә, татар киносының киләчәге шикле".

"Татарстан фильмнары бәйгегә керергә тиеш"

Танылган журналист Искәндәр Сираҗи дә татар фильмнарының булмавы өчен борчыла:

“Безнең фестиваль бар, ләкин анда күрсәтерлек кино һаман юк. Ә без уйлаган идек: фестиваль булгач, ул кино сәнгате үсәргә этәргеч булыр дип. Кинога тиешле акчаны фестивальгә бирәләр.

Фестивальдә төрле елларны төрле фильмнар булды. Мәсәлән, бер елны Лунгинның “Остров” дигән фильмына кадәр күрсәттеләр. Сүз дә юк бик яхшы фильм, әмма бу чып-чын христиан фильмы. Узган елны Вера Глаголеваның фильмы, дингә бернинди катнашы булмаса да, төп призны алды.

Бу елны үзебездә төшкән фильм бар: ул Рамил Төхвәтуллинның “Алтын шимбә” киносы. Әмма аны бәйге програмына кертмәделәр. Сайлап алу критерийлары икеле: бер елны бер стандартларны сайлыйлар, икенче елны башкаларны. Мин моның белән килешеп бетә алмыйм.

Искәндәр Сираҗи
Минем уйлавымча, Татарстан фильмнары бәйгегә керергә тиеш. Кечкенә генә грамота бирсәң дә, ул кешегә этәргеч була. Рамил Төхвәтуллинны сүгәргә дә, мактарга да була. Әмма беркем дә эшләмәгән “Зөләйха”ны ул төшерде, бернидән дә курыкмады. Һәм башка төрле фильмнар да төшерә.

Узган елны фестивальдә “Бөркетләр” фильмы булды, ярый аны керткәннәр иде. Бу елны Тукайның әсәрләренә мультфильмнар күп. Без үзебезнең кечкенә казанышларыбызны да зур итеп күрсәтергә тиешбез.

"Изге сугышлар" дигән Америка фильмы булды. Асия Юнысова әйткәнчә, мин дә ул фильмнарны сайлаган кешеләрнең күзләренә карар идем ("Изге сугышлар", "Үги", "Чит ана" фильмнары күз алдында тотыла). Күрәләтә исламны пычрата торган фильмнар булырга тиеш түгел фестивальдә.

Узган ел килүчеләр күбрәк иде, катнашучы илләр күбрәк иде. Фестивальнең дәрәҗәсе үсә дибез, әмма бу елны шундый илләр катнаша – аларның кинолары Биектау районының Өнәсә авылы дәрәҗәсендә генә. Ягъни аларның фильмнары Татарстан дәрәҗәсендә дә түгел. Алар сан өчен килде".

“Фестивальнең хуҗасы юк”

Искәндәр Сираҗи фестивальнең оештырылуын да тәнкыйть утына тотты:

"Фестивальнең булуы кирәк. Әмма Мансур Гыйләҗев гади генә иттереп әйтеп куйды: “Фестиваль неудачников”, диде. Калган елларны мондый тойгы тумый иде. Бу елны шундый тойгы калды.

Үзенең юньле киносы булмаган 10лап ил килде. Күпчелек халык аларның географиядә бар икәнен дә белми. Әмма алар да нидер эшли, төшерә.

Ни өчен шулай? Чөнки былтыр Вера Глаголеваның фильмы беренче урынны алгач, күпчелек гарәп илләре режиссерлары үпкәләп кайтып китте. Ниндидер номинациядә җиңүче яхшы режиссерлар “Без бүтән монда килмибез” дип кайтып китте.

Бу фестивальне Зилә Вәлиева башлаган иде. Ул да башта мөселман киносы исеменә каршы иде. Соңыннан дөрес эшләгәнбез, дип әйтә башлады.

Мөселман киносы булырга тиеш иде. Кызганыч, бу елны фестивальне ул оештырмый. Яңа министр бәлки әле кулына да алып өлгермәгәндер, әмма фестивальнең хуҗасы юк. Моны башлаган кешесенә калдырырга кирәк иде. Фестивальдә хуҗа кулы сизелми".

"Яңа Гасыр" каналы күрсәтәчәк

Фестивальнең башка җитешсез якларын да сөйләп үтте Искәндәр Сираҗи:

“Фестивальгә килегез, керү бушлай” диләр. Фильмнарны халык карарга тиеш. Без чакырабыз, әмма шул ук вакытта килгән кунаклар, режиссерлар, актерлар, әдипләр урын эзләп йөрергә мәҗбүр.

Безнең татар зыялыларбыз чакыру алырга тиеш. Ә алар урын эзләп йөри.
Фестиваль үссен өчен беренче чиратта зыялыларыбызны чакырырга кирәк иде.

Шулай да "Татарстан-Яңа гасыр" каналы бөтен фильмнарны да тәрҗемә итеп, "Татарфильм" студиясе белән берлектә, күрсәтәчәк. Бу октябрь, ноябрь айларында ук булыр дип көтелә. Шуңа бар халык та киноларны карый алачак".

“Бюст алучылар Сөембикәне белми”

“Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, журналист Әлмирә Әдиятуллина, фестивальне ел саен күзәтеп йөрим, ди.

Әлмира Әдиятуллина
"Төрле фильмнар карадык. Бу фестивальнең 7нче мәртәбә Казанда үтүе – зур казаныш. Монда әхлак һәм рухи тәрбия нигезендә яктыртылган фильмнар байтак. Гомумкешелек кыйммәтләре белән мөселман әхлагының рухи нигезләрен халык күңеленә җиткерү – фестивальнең төп максаты.

Монда Ираннан "Сәлимә һәм алмалар" (реж. Хәбибулла Бахмани) фильмы булды. Аның төп фикере Коръән нигезендә эшләнгән. Төркиянең “Зефир” киносында гомумкешелек кыйммәтләре ассызыкланып күрсәтелгән.

"Чит ана" киносын карадым. Ләкин төп рольне – мөселман хатын-кызын башкаручы артистның йөзендә мөселманлык, ислам нуры юк иде.

Җиңүчеләргә Сөембикә бюстын бирделәр. Беләләрме икән алар аның кем икәнен? Белмиләр. Кунаклар Кол Шәриф мәчетендә булды. Кол Шәрифнең кем икәнен беләләрме? Белмиләр! Шиһабетдин Мәрҗани диләр, аны дә белмиләр. Бөтен ислам, төрки дөньясы Мәрҗанине белә югыйсә.

Садри Максуди, Утыз Имәни, Мөхлисә Буби, Каюм Насыйри... Башка илдә шундый бөек кешеләр булса, аларны әллә кайчан танытырлар иде инде! Алар бит гаҗәеп кешеләр! Нишләп бездә шул шәхесләр күтәрелми?"

Алар турында һәм башка зыялыларыбыз турында фильмнар төшерелер, алар халыкара мөселман фестивалендә киләчәктә күрсәтелер дип ышанып калабыз".

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG