Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Соңгы елларда Казанга күпләп татар яшьләре күченеп кайта башлады. Казан аларны колач җәеп каршы алмый, ләкин шулай булуга карамастан, татарларның ташкын булып күченүе дәвам итә.


Бәйсезлеген игълан иткәч, “Ватаныма кирәгем чыгар” дип Татарстанга ашкынып кайтучылар шактый булды. 90нчы елларда зур ташкын булып Урта Азиядән татарлар күченеп кайтты. Туган якларына кайтып төпләнеп кайтучылар меңнәр белән исәпләнде, ләкин шул ук вакытта кире рәнҗеп китүчеләр дә булды. Тарихи ватаннары аларны ватандашлык бирмичә газаплады, эш белән тәэмин итә алмады, торак мәсьәләсен дә хәл итү көченнән килмәде. Ләкин шулай булуга карамастан, Казан ымсындыргыч бер шәһәр, күрәсең, бирегә төпләнеп яшәр өчен кайтучылар саны көннән-көн арта.

Соңгы ике дистә ел эчендә Татарстанга ничә татар күченеп килүен санап чыгару авыр, бу турыда тупланган мәгълүмат, статистика юк. Түрәләр балансны югалтмас өчен һәрвакыт Казанда урыслар һәм татарларның саны бертигез, 50/50 дип әйтеп килә, толерантлык саклана. Ләкин Казандагы татарның саны соңгы 5 елда гына күзгә күренеп үсте. Быел гына таныш-белешләр арасыннан унга якын егет һәм кызны Казанга килеп яши башлаганнарын санап чыгардым. Бу милли хәрәкәт, яшьләр җыеннарында катнашып йөргән актив булганнары гына. Ә күзгә чалынмаганнарын да саный китсәң?

Казан нәрсәсе белән яшьләрне ымсындыра?

Казанның меңъеллыгы башкалага яшьләрнең күченеп килүенә этәргеч булды кебек. Шунысы кызык, Казанга кайтучыларның күбесе амбициоз идеяләр белән янып йөрүче талантлы шәхесләр. Алар үз җирләрендә ниндидер максатка ирешкән, яшьләр арасында лидер булган, перспективалы кызлар һәм егетләр. Минемчә, тагын бер кызыклы күзәтү. Моңа кадәр дә Казанга килеп төпләнүчеләр булды. Бирегә Башкортстан, Чувашстан, Киров, Мари Иле, Ульяннан күченеп кайтучылар, укырга килүчеләрнең күп булуы аптыратмый. Бу барысы да күршедәге терәлеп торган төбәкләр. Ләкин бүген Казанга Омск, Екатеринбур, Томск, Иркутск, Мәскәү, Иваново, Украина, Казахстаннан кайталар. Күбесе бирегә татар телен өйрәнәбез, татар гаиләсен корабыз, татар мохитендә яшисебез килә дип ихлас ышанып кайта.

Татар яшьләренең карьераларын, фатирларын, туганнарын калдырып Казанга күчүнең сәбәбе нидә? Бер уйласаң, Казанда майлы калҗалар өләшмиләр, талантлы акыллы башлар монда да җитәрлек, конкуренция зур. Казан бервакытта да “Кайтыгыз, сез безгә кирәк” дип чакырмады, татарларны колач җәеп каршы алмады.

Без шушы арада Казанга күченгән берничә кеше белән аралаштык, аларның җаваплары сезгә дә уку кызык булыр дип уйлыйбыз.

"Җан тартмаса, кан тарта"
Нигина Әхмәдуллина
Нигина Әхмәдуллина - Ташкентта туып-үскән татар кызы. Ул Урта Азиядә төпләнгән татарларның өченче буын вәкиле. Әтисе ягыннан бабалары чыгышы белән Татарстан, әнисе ягыннан туганнарының тамырлары Башкортстанга бары тоташа. Нигина Ташкентта билгеле шәхес, татар яшьләрен туплап, аларның өчен интеллектуаль кичәләр оештырып йөргән кыз. Биюче, узган елны Казанда “Ягымлы яз” фестивалендә катнашты. Казанга бию осталыгын камилләштерү максаты белән килгән. Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына балетмейстер белгечлегенә укырга кергән. Иң кызыгы шул, Нигина башка шәһәрләрдә дә укуын дәвам итә алыр иде. Петербур, Мәскәүдә дә мөмкинлекләре булган, ләкин ул Казанны сайлаган. Ни өчендер ул Татарстанның югары уку йортларында чит төбәкләрдән килүчеләр өчен белем алу программасына эләкмәгән, ул акча түләп укый, ләкин моның өчен борчылмый, “тулай торак белән ярдәм иттеләр, шунысына да рәхмәт”, ди ул.

“Җан тартмаса да, кан тарта, диләр. Мин дә Казаннан башка яши алмаганымны аңладым. Дөрес, Мәскәүдә, Петербурда мөмкинлекләр зур, ләкин Казан да төшеп калганнардан түгел, монда яхшы белем алып була.

Берничә ел элек мин беренче тапкыр Казанга эләктем, Бөтендөнья татар яшьләре жыенында катнаштым һәм Казанга гашыйк булдым. Башка шәһәрдә яши алмас идем, чөнки Казанда Ташкенттагы кебек мәчетләр күп. Биредә шәрык рухы сизелә. Белем алудан бигрәк, Казанга килеп татар телемне шомартасым килде. Татар кешеләре белән аралашасым, шушындагы тормышта кайныйсым килде. Казанда татар яшьләренең күтәрелеше сизелә. Бәлки, шушында, гаилә корырлык үземнең ярымны таба алырмын. Киләчәкне дә уйларга кирәк, минем өчен балаларымның да татар мохитендә үсүе мөһим.

Казанга килер алдыннан мине барысы да: “Бу кырыс шәһәр”, дип куркытты, ләкин әлегә моны сизмәдем. Шәһәрдә югалган чакларым да булды, ләкин кешеләр дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмчел. Торган җиремдә дә яшьләр әдәпле, ачык күңелле. Казанда татар теле сирәк ишетелә дигән фикер белән килешмим, яшьләр арасында үзара татарча сөйләшүчеләр байтак. Татар яшьләре арасында милли мәсьәләләрдә актив позициядә булучыларның да күплеге шатландыра.

Казанга ашкынып килдем, укуым өчен аз түләмим, ләкин бу мине куркытмый, эшләрмен. Авырлыкларга түзү, биредә үз урыныңны табарга тырышу, моның өчен көч салу үз-үзен аклый, Казан моңа лаеклы дип саныйм. Монда киләчәгемне күрәм, Аллаһ ярдәме белән барсы да уңай булыр дигән ышанычым бар. Әйе, Казаннан бизеп кире Ташкентка кайтучылар булды, ләкин бу мине куркытмый. Һәр кешенең үз язмышы дигәндәй, ләкин максатымнан кире кайтмыйм”, диде Нигина Әхмәдуллина.

"Казанлылар телебезнең кадерен белми"

Ринат Рысьмятов
Иҗат белән җитди шөгыльләнүче, үзенең киләчәген шуның белән бәйләүчеләр Казанга ашкына. Шуларның берсе – Ринат Рысьмятов. Татар яшьләренә яхшы таныш егет. Иркутски өлкәсенең Черемхово шәһәрендә туып-үскән гитарачының “Төрек сугышчысы”, “Казанны сагыну”, татар көйләреннән попурри кебек композицияләре интернетта яшьләр арасында бер-берсенә күчеп йөри, телефоннарында шалтырату урынына да аның көйләрен ишетергә була. Быел ул да тәвәккәләп Казанга күчте, хәзер ул Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтының эстрада бүлегенең студенты. Ринат Иркутскида яшәп, интернеттан “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесен карап, бераз булса да татарчасын шомартты, иркен сөйләшмәсә дә, бераз сукалый.

Иркутскидагы “Байкал дулкыны” татар яшьләре оешмасына йөрүче кызлар-егетләрне татар телен өйрәнергә кирәк дип күндерде, кичләрен яңа сүзләр өйрәнеп кич утыралар иде. Ринат Рысьмятов: “Казанга озатыр өчен Черемховодагы бөтен татар җыелды шикелле. Минем өчен ихластан шатланып, уңышлар теләп, өлкәннәр дога кылып елап озатты”, ди.

“Иркутскига сөрелгән татарлар буыннан-буынга безнең ватаныбыз, туган ягыбыз Татарстан, Башкортстан җирләре дигәнне сеңдерә, абый-апалар, әби-бабайлар туган җирләрен гомер буена сагынып яши. Яшьләрдә дә Казанга ашкыну көчле. Тайгага үлемгә дип сөрелгән әби-бабайларыма туган якларын күрергә насыйп булмады. Бәлки, мин аларның хыялларын тормышка ашырып, шушында төпләнеп кала алырмын.

Татар Казанга ни өчен килә соң? Татарның Мәскәүгә барып төпләнүе сәер булып тоела, ә Казанга омтылуы гадәти күренеш. Татарлыкка якын буласым килде, телне өйрәнергә телим, монда телне шомарту өчен мохит бар. Әлбәттә, яшьләр арасында тел түгел, милли рух мөһим дип әйтүчеләр бар. Ләкин татарча белмичә саф татар булып булмый, ничек кенә булмасын, милләтнең күрсәткече – тел. Шәхсән үзем ярты-йорты татар булып йөрисем килми. Татар телен белмәгәнгә танышларым алдында уңайсыз, Казанда яшәп, татарлар белән аралашып максатыма ирешермен дип уйлыйм.

Иркутскида колледждагы укытучым башта Мәскәүгә бар дип үгетләде, Казанга барырга теләгәнемне кабул итмәде, аннары теләгемдә нык торганымны күреп, кул селтәде. Уңышка төрле җирдә ирешеп була, бу кешедән тора. Әлбәттә, мине монда колач җәеп каршы алуларына өметләнмәдем. Ләкин авырлыклар аша ирешкән уңыш ләззәтлерәк була.

Казанда татарлык юк, бу татар шәһәре түгел дип әйтә алмыйм, эзләгән кеше үзенә кирәклесен таба. Белмим, Иркутскида дусларым барысы да татар иде, без үзебезгә мохит тудырдык, бер йодрык булып яшәдек. Ә инде Казанда татарлык юк дип уфтанып утыру тамырдан дөрес түгел. Теләгән кеше татар концертына да, спектакленә дә бара ала. Миңа калса, биредә яшәүчеләр татарлыкның кыйммәтен, кадерен белми. Мәсәлән, Казанда туып-үскән татарлар арасында татар язучыларын, җырчыларын белмәүчеләр бар. Бу минем башыма сыймый торган хәл. Без меңнәрчә чакрымнар еракта яшәп тә, татар тарихын, татар язучыларының әсәрләрен өйрәнә идек, ә монда төкереп бирәләр. Аннары шуңа игътибар иттем, Казанда татар дип янып-көеп йөрүчеләрнең күбесе Казан кешеләре түгел, алар йә башка шәһәрдән, йә башка төбәктән.

Казанда рок үсеше сизелә, төрле төркемнәр барлыкка килә. Иң мөһиме сыйфатлы әсәрләр пәйда була.

Төбәкләрдән Казанга килүчеләр күп, бу төбәкләр өчен минус, бу андагы татар факторын киметә. Ләкин татарлар бирегә күпләп килүендә дә өстенлекләр күп, Казанда татар саны үсә”, дип фикеләре белән уртаклашты Ринат.

Татарстан – бәрәкәтле туфрак

Әлфия Еникеева
Әлфия Еникеева шулай ук Тольяттида билгеле шәхес. Шәһәрнең милли-мәдәни мохтариятендә яшьләр белән эшләде, татар тормышында кайнап йөрде. Башкалардан аермалы, Әлфия Казанга күчәргә ире Вилданны да күндергән. Яшь гаилә Казанга күчәр өчен Тольяттидагы үз бизнесларын калдырырга мәҗбүр булган. Тиздән фатир алыр өчен чиратлары җиткән, ләкин бу да аларны тотып калмаган. Барсын да ташлап Казанда яңа тормыш корырга маташалар.

“Күченеп килүебезгә ярты ел. Монда фатирга акча түләп торабыз. Тольятти белән чагыштырганда тормыш биредә кыйммәтрәк, күрәсең, башкала исемен аклый. Яшермим, яңа җирдә төпләнеп китү җиңел түгел. Мин эш таптым, ә иремә авырга туры килә. Тольяттида бизнесы җайлашкан иде, монда үз эшеңне башлау зур проблемнар тудыра. Тольяттида ул яктан җиңелрәк, кешеләр дә үзара килешеп, вәгъдәләшеп эшли, биредә бу мөмкин түгел, акчаң юк икән, берсе дә сиңа ышанмый. Баштарак ирем “әллә кире Тольяттига кайтып китикме?” дип сөйләнә иде, хәзер ул да Казанга күнегә, ул да минем кебек Казанны ярата башлады.

Без еш кына Камал, Тинчурин театрларына йөрибез, татар концертларын калдырмыйбыз. Казанда шул кадәр күп матур мәчетләр бар. Искиткеч матурлык бит бу! Кичен машинада йөрергә яратабыз, Кабан күлен урыйбыз, төнге утлар белән яктыртылган Кол Шәрифкә сокланабыз. Тольяттида мәчеткә сирәк йөри идек, бирегә күчкәч, җомга намазларын калдырмаска тырышабыз. Биредә мохит үз эченә суырып ала.

Аннары, беләсезме, Казан безгә киләчәккә өмет бүләк итте. Безнең гаилә коруыбызга дүрт ел үтте, ләкин мин авырга уза алмадым. Төрле клиникаларга бардык, берничә табиб дәвалап карады, Мәскәүдә дә булдык, ләкин нәтиҗәсез. Казанга күченеп килүебез булды, бәбиебез туачагын белдек. Ходайга рәхмәтләр әйтеп бетерә алмыйбыз, сабыебызның дөньяга килүен зарыгып көтәбез. Монда күченеп кайтуның бәрәкәте күп булуына ышанабыз.

Авыр булачагын белеп килдек. Эш хакыннан да без монда күченеп оттырдык, күпкә әзрәк алабыз акчаны, ләкин яшәргә мөмкин. Яшь гаилә буларак, биредә фатир алу да авыр икән, хаклар нык югары, якын да килерлек түгел. Ләкин бу материаль әйберләр, кеше акча гына эшләү өчен тумаган, рухи як та мөһим. Җиңел булмасын әйдә, татарлыкны саклау бәрабәренә авырлыкларга чыдап була дип уйлыйм.

Казан татар мохите белән кыйммәтле . Шушында туып, гомер буена яшәгән итеп хис итәм, миңа Казанда һава сулауга кадәр җиңел. Суверенитет көнендә кунакка абыйларым килде, беренче тапкыр Казанны күрделәр һәм алар да шәһәргә гашыйк булып, бирегә күченәсебез килә дип кайтып киттеләр. Аллаһ насыйп итсә, алар да бирегә кайтыр”, диде Әлфия Еникеева.

Татарстанга файда китерә алсаң, рәхим ит!

Искәндәр Әхмәдов
Искәндәр Әхмәдов Казанга Тум шәһәреннән күченеп килде. Тум шәһәрендә “Алтын Урда”исемле яшьләр берлеген булдырды. Шул исемдә футбол такымын туплап, дуслары белән бергә бәйгеләр оештыралар. Искәндәр үз шәһәрендәге дума рәисе ярдәмчесе булып эшләде, яшьләр парламентын булдыручыларның берсе. Түрәләр белән бер телдә сөйләшкән егетнең киләчәге билгеләнгән иде, ләкин ул көтмәгәндә генә тормышын кискен үзгәртеп, Казанга күченеп кайтты. Казанга килеп төпләнүенең берничә сәбәбен атады. “Беренчедән, биредә сөйгән ярымны таптым, гаилә кордым, икенчедән, Казан татарлыгын көчәйтергә тиеш, ә моның өчен милләттәшләребезнең бирегә күченеп килүе кирәк”, ди ул.

“Казан – татарлар өчен башкала, мәркәз, шуңа күрә татарларның монда килеп төпләнә башлавы табигый хәл. Иң кызыгы, мин Казанга күченәм дип хыялланмадым, ләкин язмышка каршы килеп булмый.

Казан зурая, мөмкинлекләре киңәя. Казанда Универсиада, аннары футбол буенча дөнья чемпионаты биредә узуы белән шәһәрнең дәрәҗәсе үсә. Бу да яшьләрне ымсындыра, үзенә тарта.

Һәр кешенең үз тормышын уңайлы итеп җайлыйсы килә, миндә дә ул бар, ләкин Казанга күченгәндә һәр татар кимендә ул Татарстанга нинди файда китерә ала дип уйлап тәвәккәләп адым ясарга тиеш. Татар кешесенең Татарстанга файда китерәм дигән максат белән килүе мөһим. Авырлыксыз булмый, ләкин монда күтәрелер өчен мөмкинлекләр бар. Казан кырыс шәһәр, ләкин ахыр чиктә белемлеләр, көчле ихтыярлы, тырыш кешеләр, талантлылар җиңеп чыга.

Әйе, күпләр шәһәрнең матурлыгына кызыгып килә, ләкин ялтыравык бер көнлек кенә була. Кешенең хыяллары күпертелгән икән, аның өметләре акланмаска, күңеле кире кайтырга мөмкин. Вазгыятькә, тормышка реаль карарга кирәк. Казанга килгәндә авыр булачагын белдем, башта эш табу авыр булды. Бөтен җирдә дә кода-кодагыйлык бар, Казанга да бу хас. Ләкин ничек кенә булмасын, күченгәнемә үкенмим.

Татарстанда “килмешәк” татарларга да мөнәсәбәт кызык. Шатланучылар да бар, "болар монда нишләп йөри" дип уйлаучылар да бар. "Казан резин түгел, артык күбәйдегез" дигән сүзләр дә ишетергә мөмкин. Андый кешеләргә минем җавабым кыска: теләсә кайда яши, эшли алабыз, моңа тулы хокукыбыз бар. Татарстан ул бөтен татарларның республикасы, кечкенә булса да дәүләтебез.

Төбәкләрдә татар факторы көчсезләнер дип куркырга кирәкми. Мәсәлән, Тум шәһәре яшьләре белән элемтәне өзмәдем, аларга ярдәм итәм, футбол уеннарын оештыруны дәвам итәм. Монда Тум шәһәрен танытам, андагы татарлар тормышы, татар тарихы турында сөйлим. Казанга күчеп иҗтимагый активлыгымны югалтмадым.

Кешене ризык йөртә, диләр, бүген мин Казанда икән, көчемнән килгәнче татар тормышында кайнап, татар милләтенең үсешенә тырышлык салачакмын. Иң зур хыялым – Русия президенты администрациясе җитәкчесе булу, шуңа күрә вакыт узу белән башка җиргә күчәргә туры килергә мөмкин. Әлегә мин Татарстанга, ул миңа кирәк”, дип сөйләде Искәндәр Әхмәдов.

Татар яшьләренең җаваплары ихлас, аларның күпләре, чыннан да, карьера, җылы акчалы урын дип өмет итеп килми Казанга. Күңелләре татар теленә, татар рухына сусап, татар мохитын эзләп килә. Бәлки, чыннан да, төбәкләрдән килүче яшьләр ярдәме белән Казандагы татарлык та бермә-бер үсәр?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG