Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Ел ахырында Башкортстан татарлары корылтае һәм Башкортстан татар конгрессы узачак. Башкортстан татар конгрессы шул бер оешма әгъзалары форумы булса, Башкортстан татарлары корылтаенда барлык җәмәгатьчелек оешмалары да катнаша ала.


Корылтайда катнашу өчен оешмадагы һәр егерме әгъзадан бер вәкил исәбенә делегатлар сайланырга тиеш. Шундый иң тәүге чараны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге үткәрде – ТИҮнең конференциясе узды. Моңа кадәр Башкортстан татар иҗтимагый үзәге корылтайлар җыя иде, монысы конференция дип аталды. Дөрес, башка төрле атауның сәбәпләре дә бар: элек чара зур заллар тутырып, төрле районнардан килгән вәкилләр катнашлыгында узса, монысында ике дистәгә якын кеше катнашты. Күпчелек уфалылар булды, нибары Стәрлебаш районыннан гына вәкилләр килгән иде. Районнардан иҗтимагый үзәк әгъзаларының аз килүен оешма рәисе Кадерле Имаметдинов чара үткәрер өчен бина булмау белән аңлатты. Бина мәсьәләсе чара башланыр вакытка кадәр ачык булмаган, шуңа конференциягә килүчеләр алдан билгеләнгән урында җыелып, шуннан җәяүләп чара үтәсе урынга килделәр. Конференция математика институты бинасында узды.

Оешма рәисе Кадерле Имаметдиновның хисап чыгышында республика белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорга байкау ясалды. Җанисәпләрдә татарларны башкорт итеп язу, мәгариф проблемнары турында бәян итте. Ә менә Рөстәм Хәмитов идарә иткән чорда милли проблемнар чишелеше, ТИҮнең яңа хакимият белән диалогка ирешү-ирешмәве телгә алынмады. Оешманың төп башкарылган эшләре дип пикетлар үткәрү аталды. Кадерле Имаметдинов кайбер татар җәмәгатьчелек оешмаларына үз бәясен дә бирде:

Кадерле Имаметдинов
“Белүебезчә, татар җәмәгатьчелек оешмаларының саны ике дистәгә якын. Аларның күбесе бер-ике кешедән тора. Без алар арасындагы иң күп әгъзалыбыз, эшчәнлегебез дә юк түгел. Менә шул бер-ике кешедән торган оешма вәкилләре, күкрәк киереп, безнең оешманың эшчәнлегенә аяк чалып, торган очраклар да бар. Алар матди файдалар өчен сәяси уеннар белән шөгыльләнә. Татарлар исеменнән сату кылып йөри.”

Чарада иң кызу чыгышларның берсен Стәрлебаштан килгән
Исмәгыйль Хисаметдинов
ясады:
“Мин оешманың эшчәнлеге җитәрлек түгел дип исәплим. Моны биредә җыелучыларның саны да сөйли. Оешмадагы күпчелек өлкән яшьтәгеләр, шуңа ТИҮне яшәртү турында уйларга кирәк. Югары уку йортларына йөрергә, төрле мәдәни чаралар, дискотекалар аша аларның йөрәгенә юл салып, үзебезнең якка авыштырырга, милли проблемнарга якынайтырга тиешбез.

Акча юклык кына сылтау була алмый. Мәсәлән, без узган ел Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге театрын үзебезгә чакырдык. Район хакимияте ризалыгын бирмәде. Шуннан без очрашуны табигать кочагында булса да үткәрәчәкбез дип каршы торгач, бина бирергә мәҗбүр булдылар. Без, җыелышып, кулдан килгән кадәр аларны кунак итеп озаттык. Ил төкерсә – күл була, без тегеннән-моннан акчадыр, иттер, яшелчә-җимештер җыеп, бу чараны югары дәрәҗәдә үткәрә алдык”.

Конференциядә ТИҮнең низамнамәсенә үзгәреш кертелеп, әгъзалык билетлары булдыру карар ителде.

Конференциядә Башкортстан татарлары корылтаена чарада катнашкан бар кешене дә делегат итеп җибәрү карары чыгарылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG