Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Төньяк Корея бергә хәрби күнегүләр үткәрергә җыена


Русия һәм Төньяк Корея кораллы көчләре бергә хәрби күнегүләр үткәрергә җыена һәм ул быел ук булырга мөмкин.

Япониянең “Асаһи” газеты хәбәр итүенчә, диңгездә булачак күнегүләрдә ике илнең дә хәрби диңгез һәм хәрби һава көчләре катнашачак.

Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир август аенда Русиягә сәфәре вакытында президент Дмитрий Медведев белән очрашкач бергә хәрби күнегүләр үткәрү турында килешенгәнлеге әйтелә.
XS
SM
MD
LG