Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:00

Ярославльдә хоккейчы Александр Галимов белән хушлаштылар


Александр Галимов

Александр Галимов

Бүген Ярославльдә Як-42 казасыннан соң хастаханәдә вафат булган “Локомотив” хоккейчысы Александр Галимов белән хушлаштылар. Хәбәр агентлыклары белдерүенчә Галимов белән хушлашырга 10 меңләп кеше килгән. Галимовны соңгы юлга алкышлар һәм локомотив гудогы белән озаттылар.

Галимов кичә Вишневский исемендәге хирургия институтында вафат булды. Аның белән әтисе Сәетгәрәй Галимов кына сөйләшә алды. Институттан, заманча дәвалау ысуллары куллануга карамастан, спортчы яшәүгә куркыныч тудырган җәрәхәтләрдән вафат булды дип белдерделәр.

Галимовка 26 яшь иде һәм аның кечкенә кызы калган.

Шулай итеп Як-42 казасында үлүчеләр саны 44 кешегә җитте. «Локомотив» хоккейчылары утырган очкыч чәршәмбе көнне казага юлыккан иде. Казада исән калган икенче берәү, Александр Сизов Склифосовский исемендәге институтта дәвалана. Аның тормышы куркыныч астында түгел дип белдерелә.

Каза сәбәпләрен тикшерү әлегә очкычта ниндидер техник проблемнар булуны ачыкламаган.

XS
SM
MD
LG