Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александр Галимов Ярославльдәге мөселман зиратына җирләнде


Александр Галимов
Александр Галимов
Ярославльдә Як-42 казасыннан соң хастаханәдә вафат булган “Локомотив” хоккейчысы Александр Галимов мөселман зиратына җирләнде. Чурилковский авылы имамы җеназа укыды. Галимов җиргә иңдерелгәч мылтыклардан аттылар һәм Русия гимны уйналды.

Галимов белән хушлашырга “Арена-2000” боз сараена 10 меңләп кеше килгән иде. Галимовны соңгы юлга алкышлар һәм локомотив гудогы белән озаттылар.

Галимов кичә Вишневский исемендәге хирургия институтында вафат булды. Аның белән әтисе Сәетгәрәй Галимов кына сөйләшә алды. Институттан, заманча дәвалау ысуллары куллануга карамастан, спортчы яшәүгә куркыныч тудырган җәрәхәтләрдән вафат булды дип белдергән иделәр.

Галимовка 26 яшь иде һәм аның кечкенә кызы калган.

Шулай итеп Як-42 казасында үлүчеләр саны 44 кешегә җитте. «Локомотив» хоккейчылары утырган очкыч чәршәмбе көнне казага юлыккан иде. Казада исән калган икенче берәү, Александр Сизов Склифосовский исемендәге институтта дәвалана. Аның тормышы куркыныч астында түгел дип белдерелә.

Каза сәбәпләрен тикшерү әлегә очкычта ниндидер техник проблемнар булуны ачыкламаган.
XS
SM
MD
LG