Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйрак көрдләренә каршы җирдә операция башланырга мөмкин дип кисәтә


Төркия хакимияте бүген Гыйракның төньяк өлешендәге көрд сепаратистларына каршы җирдә операция башланырга мөмкин дип кисәтте.

Төркиянең эчке эшләр министры Идрис Наим Сахин журналистларга операция язмышы Гыйрактагы сөйләшүләрнең нәтиҗәсеннән тора дип белдерде.

Узган атнада Төркия хәрби җитәкчелеге Көрд эшчеләр фиркасе сызыкларын артиллериядән һәм һәм һавадан утка тотканда 145-тән алып 160 кадәр сепаратист үтерелде дип белдергән иде.

Төркия һәм Гыйрак вәкилләре арасында сөйләшүләр Багдадта һәм шулай ук көрдләр автономиясендәге эре шәһәрләрнең берсе – Эрбилдә дә алып барыла. Көрдләр бәйсезлек өчен алып барган кораллы көрәштә чирек гасыр эчендә 40 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG