Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:03

Әхмәдиниҗад төрмәгә ябылган американнарны иреккә чыгарырга вәгъдә итте


Шейн Бауэр һәм Джош Фэттал мәхкәмнең беренче утырышында, февраль, 2011.

Шейн Бауэр һәм Джош Фэттал мәхкәмнең беренче утырышында, февраль, 2011.

Иран мәхкәмәсе күзләүдә гаепләп сигез елга төрмәгә ябылган ике американ ике көн эчендә иреккә чыгарылырга мөмкин. Бу хакта бүген Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗад АКШ-ның NBC телеканалына әңгәмәдә әйтте.

Шейн Бауэр һәм Джош Фэттал, тагын бер дус кызлары Сара Шурд белән 2009 елның июль аенда Иран чигендә тоткарланган иде. Алар өчесе дә автостоп белән сәяхәт итүләрен һәм ялгышып Иран җиренә килеп керүләрен белдерде. 2010 елда Шурд акча бәрабәренә иреккә чыкты һәм АКШ-ка кайтты.

Бауэр һәм Фэтталның якын арада иреккә чыгасы телеканалның рәсми твиттеренда күрсәтелде. Әхмәдиниҗад белән әңгәмә бүген эфирга чыга.

XS
SM
MD
LG