Accessibility links

Русия түрәләре халыкны Төркиядән биздерергә тели


Русиянең Федерация шурасында утыручы сенаторларга русияләрнең Төркиядә ял итүе ошамый. Төркия курортларында сервис начар, русияләргә икенче сорт кешеләренә кебек карыйлар дип үпкәләрен белдерә алар.

Сенаторлар утырышында Федерация шурасының яшьләр һәм туризм эшләре комиссиясе рәисе Владимир Жидких: “Соңгы ун елда Төркиядә Русия туристлары агулануының йөздән артык очрагы теркәлде. Без дәгъваларыбызны җиткерәбез, ләкин Төркия түрәләре моңа бернинди дә реакция күрсәтми. Күпме түзәргә мөмкин? Европа кешесе килсә, аңа барлык шартлар тудырыла, ә Русия туристына мөнәсәбәт шулкадәр генә”, дип борчылуын белдерде. Ул Төркия курортларындагы вазгыять җентекләп Русия Дәүләт думасында тикшереләчәк дип хәбәр итте.

Төркиянең иманын укытырга теләүче түрәләр саны арта

Владимир Жидких Төркия рәсмиләренә хат та юллаган. Хатта ул Төркия хакимияте ялны тиешле дәрәҗәдә оештыра алмаганын әйтә, шулай ук курортларында килеп туган вазгыятьнең Төркия парламентында тикшерелүен сорый. Владимир Жидких мәсьәләнең хәл ителүе, нинди чаралар күреләчәге турында Төркия депутатларыннан рәсми җавап көтә.

Төркияне җавапка тартырга теләүче бер Владимир Жидких кына түгел, аңа кадәр Федерация шурасы рәисе вазифасын үтәүче Александр Торшин да Төркиянең иманын укытырга кирәк дип янады. Ул: “Төркиядәге консуллыкларның Русия туристларын яклый алырлык көче юк. Русияләр Төркиягә йөрмәсә хәерлерәк”, дип белдерде.

Сенаторлар Русия туристларының иминлеге өчен кайгыртучанлык та күрсәтә, алар имин булмаган Төркиягә түгел, ә, мәсәлән, Грециягә ял итәргә барырга киңәш итә. Алар Русиянең турист агымын әлегә православ кардәшләренә бормакчы.

Сенаторлар өчен иң кулае, әлбәттә, русияләрнең үз илендә калуы булыр иде, әмма алар “Төркиягә (Грециягә, Испаниягә...) түгел, ә Сочида ял итегез” дип шар ярып белдерүләр ясарга курка, көлке хәленә калырга теләми. Русия курортларындагы сервис нинди дәрәҗәдә булганын анда бер дә булмаган кеше дә чамалый ала. Ә менә халыкның Төркиягә ябырылып йөрүе Русия түрәләренең күңелләрен кыра, күрәсең.

Төркиягә карата "кара PR" алып барыла

Ел дәвамында Русиядән Төркиягә ял итәргә баручыларның саны уртача өч миллион кеше тәшкил итә. Быел бу сан дүрт миллионга җитәр дип көтелә. Менә шул саннар тынгы бирми кебек түрәләргә, русияләрне ничек тә биздерәселәре килә Төркиядә ял итүдән.

Соңгы елда гына федераль каналлар, интернет сәхифәләр сөйләгән, язган хәбәрләргә генә күз салыгыз. Агулану, үлем очракларының теркәлүе, балага ашыгыч ярдәм күрсәтмәү, иминлек өчен акча түләнмәү, автобусның бәрелүе, килеп төшүе, януы... бу афәтләр барысы да Төркиядә. Әле җитмәсә, ни өчендер кайгылы хәбәр гел Русия туристлары белән бәйле булып чыга. Кызык өчен генә интернетта яңалыклар битендә Төркия, Русия туристлары дип язсагыз да, су буе төрле кайгылы хәбәрләр тезмәсе пәйда була.

Казанда эшләүче “Киви Тур” туристлык ширкәте мөдире урынбасары Влада Сәетова да: "Соңгы вакытта телевизорда Төркиягә карата антипиар, чыннан да, сизелә, ләкин аның белән генә Төркиягә халыкның йөрүен чикләп булмаячак”, ди.

Влада Сәетова
“Төркиядә генә түгел, төрле җирләрдә казалар булып тора, ләкин ни өчендер, чыннан да, бары тик Төркия генә искә алына. Соңгы ярты елда Төркия курортлары турында матбугаттан шулкадәр негатив хәбәр килә, шаккатасың. Ирексездән моның артында мәкерле максат юк микән дигән шик туа.

Гадәттә, туристларга ниндидер куркыныч яный икән, туроператорлар безне кисәтә. Үзебез дә көн дәвамында интернетта утырып, барлык яңалыкларны карап барабыз, әгәр дә кешеләрнең тормышына нинди дә булса куркыныч яный икән, без туристларга ялны кичектереп торырга яисә башка илне сайларга тәкъдим итәбез.

Туристик бизнеста күптәннән эшлибез, ләкин эшләгән дәвердә бер тапкыр да Төркиядә кешеләр өчен куркыныч янарлык очраклар булмады. Гомумән, тәҗрибәле турагент, күп җирдә булган һәм күргән турист буларак, Төркия иң куркынычсыз, имин ил дип өздереп әйтә алам. Анда бала белән дә ял иттем, барысы да тыныч, ул яктан тел-теш тидерерлек түгел.

Безнең ширкәт туристларны теләсә кай тарафка ял итәргә юллый ала, төрле туроператорлары белән килешеп эшлибез, ләкин ничек кенә булмасын, хаклар үссә дә, халык Төркиядә ял итүне сайлый. Иң күп баручылар - шунда. Шуңа күрә түрәләрнең мондый мөрәҗәгатьләр белән чыгуы яисә телевидение, интернет аша антипиар кампаниясен җәелдерүе безне борчуга сала.

Халык Төркия урынына Грециягә йөрсен дигәне дә мәзәк яңгырый. Тел төбендә аларның барыбер Русиянең Краснодар крае курортларында ял иттерү теләге ята. Берара Таиландта ял итү куркыныч дип телевизор аша озак итеп тәмләп сөйләделәр. Башта йә кемдер батып үлгән, йә агуланган дигән хәбәрләрен яудырдылар. Аннары озак вакыт та узмады “Беренче” һәм “Россия” каналларында Краснодар крае курортлары турында позитив тапшырулар күрсәтелә башлады. Бу, чыннан да, бер-берсе белән бәйләнгән кебек килеп чыга. Аны гади кеше дә сизә ала. Матбугат чараларының тәэсир көче зур, мәсәлән, безгә юлламалар сорап килгәндә туристлар Төркиядә экскурсияләргә барсак, нинди автобуслар булачак, алар килеп төшмәсме, ватылмасмы, бассейнда үлем очраклары теркәлмәгәнме дип кат-кат сорыйлар. Төркия белән куркыту үз эшен эшли.

Үз күзендәге бүрәнәне күрми, кеше күзендәге чүпне күргән

Ә Русия кешеләренә икенче сорт итеп кару мәсьәләсенә килгәндә, Русиядән барган кешеләрнең күбесе үзен ничек тотуы берсенә дә сер түгел. “Все включено” дигәч, урыс кешеләре теләсә ничек кыланырга мөмкин дип уйлый. Егылганчы эчү, ашау, үзен әдәпсез тоту урыс туристына хас. Хәзер чит ил кешеләре бер отельдә урыслар белән бергә яшисебез килми дигән шартлар куя. Гади тәртип кагыйдәләрен белмәгән урыс туристына хезмәт күрсәтү дә шулкадәр генә. Бу очракта гаепне үзләрендә эзләргә кирәк. Үзләрен әдәпле тотсалар, русиялеләргә дә Европа туристларына кебек карау булыр иде”, диде Влада Сәетова.

Аның сүзләренчә, халыкны алай җиңел генә Грециягә борып булмаячак: беренчедән, анда бару өчен Шенген визасы кирәк, ә бу өстәмә акча һәм мәшәкать, икенчедән, Төркия шактый арзан, башка курортлар белән чагыштырганда урта хәлле кешеләр өчен иң кулай вариант булып санала.

Интернетта башка кызыклы мәгълүматлар да бар. Русиянең туриндустрия берлеге туристлар белән булган казаларны тикшергән һәм туристлар өчен иң куркыныч илләр, курортлар рейтингын төзегән. Нәтиҗәдә туристлар өчен иң куркыныч илләр ул Русия үзе, Таиланд һәм Украина булып чыккан. Туриндустрия берлеге 2011 елда Төркиядә 6, Таиландта 3, Һиндстанда 2 турист һәлак булды дип хәбәр итә. Үлемнәрнең сәбәпләре юл казасы, отельләрдә сугышулар булган дип күрсәтелә.

Төркиядә казалар күбрәк, әлбәттә, моның башкаларга караганда күп булуы да аңлашыла: Төркиягә туристлар күбрәк килә. Туристлар күп булган саен, казалар саны да арта. Бу табигый күренеш. Ничек кенә булмасын, Төркия курортларына әлегә альтернатива юк, Анталияне Сочига алмаштырырга ашкынып торучы патриотлар әллә ни күренми, шул ук Русия түрәләрнең ничәсе Сочида ялын уздыра икән? Аннары Русиядә машина астында тапталып үлү очракларын исәпкә алсаң да, Төркиядә Русия туристлары белән бәйле үлем очраклары чагыштырырлык түгел.
XS
SM
MD
LG