Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры мифлар белән көрәшә


Татарстанда туган телдә белем бирүче мәктәпләр саны схемасы
Татарстанда туган телдә белем бирүче мәктәпләр саны схемасы

Урыс телле ата-аналар Татарстан мәктәпләрендә татар теле урыс теленә караганда күбрәк укытыла дип белдерсә, мәгариф министры бу сүзләрне бер миф дип бәяләп, кире кага. Барлык болар белән бергә татар телен укытуда да проблемнар юк түгел. Милли компонент татар теленә яшертен генә аяк чала.


Бүген Татарстан министрлар кабинетында үткән брифингта, уку йортларында дәүләт телләрен тигез дәрәҗәдә укыту мәсьәләсе тикшерелде. Чарада мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов әлеге өлкәдәге вазгыятькә ачыклык кертергә тырышса да, бу тармакта башкарыласы эшләрнең күп булуы билгеле булды.

Моңа кадәр урыс телле балаларның ата-аналары, Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре, урыс теле дәресләренә караганда күбрәк укытыла дип, митинглар уздырып, зур шау-шу куптарырга тырышкан иде.

Эш хәтта Мәскәү түрәләренә шикаять язуга кадәр барып җиткән иде. Кыш көннәрендә бу ата-аналар белән Татарстан мәгариф түрәләре очрашып, аларның дәгъваларын тыңлаган, әлеге ата-аналарның балалары укый торган мәктәпләрдәге хәлне урынга барып тикшергән иде.

Әмма бу дәгъваларның урынсыз булуын, Татарстандагы дәүләт телләренең бертигез дәрәҗәдә укытылуы турында кат-кат аңлатырга мәҗбүр калган иде.

Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов
Инде хәзер яңа уку елы башланыр-башланмас, бу хәл кабат көн кадагына чыккан булса кирәк, мәгариф түрәсе әлеге темага яңадан ачыклык кертте.

Видеоконференция рәвешендә үткән бүгенге брифингта министр Гыйльметдинов, бу темадагы бәхәсләрнең урынсыз булуын төгәл фактлар белән аңлатырга тырышты.

Аның сүзләренчә, ата-аналардан килгән дәгъваларның барысы да җентекләп тикшерелгән. Һәм хәтта кайбер очракларда татар теленә караганда рус теленең күбрәк укытылуы да аңлашылган.

Миф №1: татар теле урыс теленнән күбрәк укытыла

Гыйльметдинов урыс телле ата-аналарның мәктәпләрдә татар теле рус теленнән күбрәк укытыла дигән сүзләрен беренче санлы миф дип атады.

Министр әлеге мифны бары тик мәгариф министрлыгының гына түгел, республика прокуратурасының да тикшерүен һәм бер телнең икенче телгә карата күбрәк сәгатьтә укытылуына кагылышлы бер генә фактны да тапмавын әйтеп үтте.

Гыйльметдинов үз чыгышында кануннарга нигезләнеп, Русия “Мәгариф турында”гы канунның 6нчы маддәсендә белгертелгән “Русиядәге республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләләре бу республикаларның кануннары белән көйләнә”, дигән маддәне мисал итеп китерде.

Русия һәм Татарстан республикасы конституцияләренең 68нче һәм 8нче маддәләре
"Моның янында Татарстан “Мәгариф турында”гы канунның 6нчы маддәсендә дә гомум белем бирү йортларында татар һәм рус телләре тигез күләмдә өйрәнелә, дигән сүзләрне дә онытырга ярамый", диде ул.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда татар телендә белем бирүче 966, рус телендә белем бирүче 985, башкорт телендә 1, мукшы телендә 5, мари телендә 20, удмурт телендә 37, чуаш телендә белем бирүче 118 мәктәп эшләп килә. Республикада туган телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Миф №2: рус теле аз укытылганга күрә, БДИ нәтиҗәләре түбән

Министр сүзләренә караганда, ата-аналар тарафыннан белдерелгән тагын бер дәгъва “рус теленең азрак укытылуы сәбәпле, укучыларның бу предметтан бердәм дәүләт имтиханын начар тапшыруы” белән бәйле.

Ул моны 2нче миф дип бәяләде. Чөнки 2011 елда Татарстан укучылары бердәм дәүләт имтиханнары буенча уртача 62,2 балл җыйган. Ә татар теле бер сәгать тә укытылмаган Русия төбәкләрендә бу күрсәткечләр түбәнрәк – 58,7 балл.

“Бу төбәкләрдә татар теле бер сәгать тә укытылмый, ә имтиханны начаррак тапшыралар. Димәк, сәбәп башкада”, дип белдерде Гыйльметдинов.

“Татарстанда БДИ нәтиҗәләре гомум Русия күрсәткечләреннән югары”

БДИ вакытында рус теленнән имтиханны бөтенләй тапшыра алмаучылар саны буенча да Татарстан күрсәткечләре аерылып тора. Бу күрсәткеч Татарстанда 1,4% булса, Русиядә – 4,1%.

“Татарстанда рус телле балаларга татар телен укыту республикага гына түгел, бөтен Русия Федерациясе өчен кирәк. Чөнки безнең балаларда башка мәдәниятны һәм телне өйрәнү тәҗрибәсе булырга тиеш. Бу аларның байлыгы”, дип белдерде министр.

Гыйльметдинов, кайбер очракларда рус теленә караганда татар теленә азрак сәгатьләр туры килүе, татар телен бер кимсетү булып саналмыймы, рус телен күбрәк ата-аналар сайлыймы, әллә инде моны мәктәпләрдә хәл итәләрме, дигән сорауга да җавап бирде:

"Татар телендә моның аркасында бернинди проблем чыгарга тиеш түгел, чөнки ата-аналар кайсы телдә күбрәк укытырга икәнен үзләре сайлый. Ата-ана үз баласына күбрәк урыс телен укытырга тели икән, аларга андый мөмкинлек бирелә. Хөкүмәтнең максаты – гражданнарга төрле мөмкинлекләр тудыру. Ә алар Татарстанда бар", дип белдерде.

Аның сүзләренчә, рус телле балаларга татар телен өйрәтү мәсьәләсе әле дә көн кадагында кала бирә.

"Кызганыч, андый проблем бар. Безнең мәктәпләрдә методикалар иске. Алар бик түбән нәтиҗәлелек белән эшли. Шуңа күрә урыс балалары татар телен бик начар белә.

Анысы дөрес, без аны үзгәртәбез. Татарстан президенты кушуы белән, татар телен өйрәтүне татар балаларына аерым бер программа, ә урыс балаларына ансатрак программа белән өйрәтү бурычы куелды", диде ул.

“Милли компонент үз эшен эшли”

Мәгариф министры Татарстан мәктәпләрендә ике дәүләт теле дә тигез күләмдә укытыла дип белдерсә дә, бу өлкәдә әле башка проблемалар да юк түгел икән.

Әйтик, журналист Адилә Нурмөхәммәтова сүзләренчә, берничә ел элек кабул ителгән милли компонент маддәсе мәктәпләрдә татар телен укытуны әкренләп юкка чыгара бара.

"Министр әйтүенчә, татар һәм рус телләре мәктәпләрдә тигез укытыла. Әйе, алар бәлки канун буенча тигез укытыладыр. Ул бит, без канунга каршы килмибез, дип әйтә. Чыннан да канунга каршы килүләр юк. Ләкин менә бу милли компонент дигән әйбер татар телен укытуны ирекле калдыра.

Әйтик, узган ел татар телен 5 дәрес укытырга тиеш булганнар. Ә хәзер менә татар телен 3 дәрес укытса да җитә, һәм калган 2 дәресне укытмасалар да була. Һәм бу ике дәрес укытылмый. Чөнки БДИне рус телендә бирергә кирәк.

Мәктәптә нәрсә диләр: әйдә бу ике сәгать татар телен укытмасаң да була, бу сәгатьләрне рус телен укытуга бирик әле. Ягъни моны мәктәп үзе хәл итә.

Ә безнең милләтебез, кызганыч, үз теленә шуның кадәр түбән карый, һәм татар балаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән мәхрүм итә", дип белдерә Нурмөхәммәтова.

“Дәрес сәгате аз булгач, татар теле укытучылары ник кирәк?”

"Монда бит әле икенче проблем да барлыкка килә. Татар мәктәпләрендә татар теле дәресләре кыскартыла икән, ни өчен алайса татар теле укытучылары әзерләнә?

Хәзер менә күп еллык стажлары булган татар теле укытучыларының дәрес сәгатьләре кимеде. Ягъни күп кенә укытучыларыбызның “За выслуги лет” өстенлекләре дә саналмый башлады, сәгать саны җитмәгәч.

Бу хакта министрның үзеннән дә сорадык. Аның сүзләренчә, монда канунга берничек тә каршы килү юк. Һәм монда Мәскәүнең дә бер катнашы юк. Алар мәктәп директорларының бу карарларын үзгәртә алмый.

Мисал өчен дип әйтәм, татар телен укытуны саклап калу өчен, республикада, “татар телен мәктәпләрдә 5 сәгатьтән дә ким укытырга ярамый”, дигән канун кабул итәргә кирәк. Ул вакытта мәктәп директорлары татар телен укытмый калдыра алмаячак.

Моны урындагы түрәләр үтәргә тиеш булачак. Шуны да әйтергә кирәк, үзебезнең җитәкчеләребез, татар теленә түбән караулары, милләтебезнең киләчәгенә начар тәэсир итәчәк", дип белдерде Адилә Нурмөхәммәтова.
XS
SM
MD
LG