Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58
Нью-Йоркта сишәмбе көнне БМО Генераль Ассамблеясе сессиясе ачылды. Гадәт буенча ул рәислек итүче чыгышы белән башланды. Бу сессиядә Катар вәкиле Насер Габделгазиз ән-Насер сессияне алып бара. Ул глобаль проблемнарны чишәр өчен БМО-га кергән илләрне хезмәттәшлеккә чакырды.

Насер Либиянең яңа хакимияте – Милли күчеш шурасының БМО Генераль секретаре Пан Ги Мунга үзләрен БМО-да Либия халкы вәкиле итеп тануны үтенгән хат җибәргәннәрен дә әйтеп китте.

Киләсе атнада Генераль Ассамблея сессиясе кысаларында ел саен була торган дебатлар үтәчәк. Анда дөньядагы илләрнең күбесенең башлыклары чыгыш ясар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG