Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров: “Уң эш” фиркасен башка берәүләр кулга төшерергә теләде


Михаил Прохоров
Михаил Прохоров
“Уң эш” фиркасе башлыгы Михаил Прохоров Мәскәүдәге брифингта фиркане башка берәүләрнең кулга төшерергә омтылганын әйтте.

Сәясәтче фикеренчә, ул әнә шул сәбәпле “Уң эш”нең башкарма комитеты вәкаләтләрен туктату турында документлар имзалаган һәм Андрей Богданов белән Бертуган Рявкиннарны зыян китергән өчен фиркадән чыгарган.

Прохоров үзенең вазыйфасыннан китү турындагы хәбәрләрне кире какты. Бүген ачылган “Уң эш” корылтаенда пәнҗешәмбе чыгыш ясаячагын әйтте.

Элгәре лидер булмаганга күрә, фирканең кайбер әгъзалары корылтайда легитим булмаган эшче төркем булдыра һәм “Уң эш”кә бернинди катнашы булмаган кешеләрне намзәт итеп терки, дип белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG