Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абделкәрим хәзрәт Әбдрәшитов Мордовиянең яңа мөфтие итеп сайланды


14 сентябрьдә Мордовия мөселманнары диния идарәсенең корылтаенда Абделкәрим хәзрәт Әбдрәшитов Мордовиянең яңа мөфтие итеп сайланды.

Ул моңа кадәр Лямбир авылы мамы булып эшләгән иде, Русия ислам университетын тәмамлаган.

Абделкәрим хәзрәтне бу урынга Мордовия мөселманнарының моңа кадәр мөфтие булган Рәшит хәзрәт Халиков тәкъдим итте. Ул үзе Русия мөфтиләр шурасына Идел буе төбәге вәкиле итеп билгеләнде.

Корылтайда Мордовия башлыгына һәм Сарански шәһәре мэрына республикадагы Җәмигъ мәчетен тизрәк төзеп бетерергә чакырып мөрәҗәгать тә кабул ителде.
XS
SM
MD
LG