Accessibility links

Ветеранның 100 мең сумлык йортына – 100 мең сумлык түбә


Ирек Массаров
Ирек Массаров

Русиядә сугыш ветераннарын, тол калган хатыннарын фатирлы итү турында кануннар кабу ителде. Шуңа да карамастан фатирсыз ветераннар әле дә бар. Шундыйларның берсе – Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан Наил Массаров.


Сугыш ветераны Наил Массаров 2011 елга кадәр Кара Чишмә авылында яши. Үз гомерендә сугыш ветераны буларак фатир мәсьәләсен күтәрми, 1958 елда салынган үз йортында яши.

Ләкин соңга вакытларда картлык галәмәте аркасында бернинди уңайлыклары булмаган, тузган йортта яшәү аңа кыенга туры килә башлый. Чирмешән район хакимиятенә фатир мәсьәләсе белән мөрәҗәгатъ иткәч, моннан 42 ел элек салынган өйнең түбәсен алыштыралар.

Түбә ябуны хакимият 100 мең сумлык эш башкарылды, дип күрсәтә. Әлеге район белгечләре белешмәдә 1958 елда салынган йортны 100 мең сумлык дип бәяли.

“Йортның нигезләре, идәннәре, түшәмнәре, матчалары черек, җимерек хәлдә. Бу өйгә ни рәвешле 100 мең сумлык түбә яба алдылар икән”, дип гаҗәпләнә ветеран Наил абыйның Чаллыда яшәүче улы Ирек Массаров.

Чаллы да ветеранга ярдәм итә алмый

“Фатир мәсьәләсе районда хәл ителмәгәч, әтине Чаллыга алып килдем. Ул 1944 елны сугышка алынган кеше. Исәнлеге юк. Икенче төркем инвалид. Авылда су ташырга, башкасын эшләргә кирәк.

Быел кар күп яуды. Әти кар көрәгән. Ике яктан бүсере чыкты. Хәзер берни эшли алмый. Үзе сорагач, аны Чаллыга алып килдем. Тору урынын Чаллыда теркәттем. Ләкин фатирга чиратка куймадылар.

Чирмешәндә дә аңа ветераннарга тиешле фатир сертификатлары турында берни әйтмәгәннәр. Дөрес, хакимият катнашы белән өй түбәсен япканнар. Әти бу вакытта фатир сертификаты турында бөтенләй белмәгән.

Мин үзем район башкарма комитетында булдым. Ләкин әтигә фатир бирергә теләмиләр. Шуңа аны Чаллыга алып килдем. Биредә, аның авылда торагы бар, шунда яшәсен, диделәр. Ә бит әлеге өйдә яшәрлек түгел, череп беткән. Хәзер авылга бәйсез эксперт алып кайтып, аңа 5 мең сум акча түләп, белешмәсен комиссиягә күрсәтергә булдым”, ди Ирек Массаров.

Без Чирмешән районы башкарма комитеты рәисе Наил Сабиров белән дә элемтәгә кердек.

“Узган ел Наил Массаров өенә төзекләндерү ясалган. Ләкин аны Чаллыга алып киттеләр. Фатирга чиратка кую өчен кеше шул урында кимендә 5 ел яшәргә тиеш. Шуңа Чаллыда фатир бирергә каршы килгәннәрдер.

Әгәр Наил абый районда гына торган булса, без мәсьәләне уңай хәл иткән булыр идек. Мин үзем декабрь аеннан эшлим. Мондый хәлләр белән таныш. Чаллыга китү сәбәпле, вазгыять башка төрлегә әйләнде”, дигән сүзләрне әйтте җитәкче Наил әфәнде.

Бушлай фатирга да, ипотекага да ышаныч юк

Ирек Массаровның улы Илнар 2001 елда Русия армисендә, Төньяк Кавказда һәлак була. Русия кануннары буенча, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган кеше туганнарының торак шартларын яхшыртырга тиешләр.

Шул өмет белән Ирек әфәнде хакимият бусагаларын күп таптый, Казанга, Мәскәүгә дистәләгән хатлар яза. Ләкин әлегә кадәр ул 12 квадрат метрлы бүлмәдә, ике бүлмәле “малосемейка”да гомер кичерә. Хәзер сугыш ветераны булган әтисе дә шушында сыену тапкан, аның тору урыны буларак шушы кечкенә бүлмә теркәлгән.

“Улым үлгәч, минем барлык документларны Казандагы Багучылар шурасына җибәргәннәр. Мин башта бушлай фатирга чират тордым. Аннан Чаллы хәкиме Васыйл Шәйхразиев, хәзер бушлай фатирлар юк дип, ипотекага басарга киңәш итте.

11 ел чират торам, фатир мәсьәләсе хәл ителми. Ул ипотека дигәннәренә дә ышанмыйм. Әти дә, әни дә миндә торалар булып санала. Ләкин шартлар булмау сәбәпле, алар кайвакыт туганнарыма китәләр.

Алар өйдә булганда, мин идәндә йоклыйм. Бүлмәдә әйбер күп, борылырга да урын юк. Шуңа менә хәзерге вакытта да алар туганнарга китте. Ике арада йөрибез шулай”, дип уфтана Ирек Массаров.

Ирек әфәнде – гаҗәеп сәләтле шәхес. Ул рәсемнәр ясый, гармуннар төзәтә, мең төрле кул эше белә. Бүлмәсе дә сәнгать әсәрләре белән тулган. Быел Чаллыда, Чирмешәндә аның рәсемнәр күргәзмәсе узды.

Үзе, барлык кул эшләре, Кавказда үлгән улының рухы, ветеран булган әти-әнисе менә шушы 12 квадрат метрлы бүлмәгә сыйганнар.

20 сентябрь көнне Чаллы мәхкәмәсендә Ирек Массаровның торак шартларын яхшырту турындагы чираттагы дәгъвасы каралачак.
XS
SM
MD
LG