Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:12

8-11 сентябрь көннәрендә Новосибирски шәһәрендә IV Себер татар яшьләре фестивале узды. Русиянең Себер ягы төбәкләреннән һәм Казакъстаннан килгән делегатлар татар яшьләренең проблемнары, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.


Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Новосибирскиның “Алтын йолдыз” яшьләр оешмасы, өлкә дәүләт татар мәдәният үзәге һәм өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте булды.

Өлкә һәм шәһәр хакимиятләре ягыннан да ярдәм күрсәтелде – фествальнең йомгаклау концерты үткәрү өчен Киров исемен йөрткән мәдәният сарае бушлай бирелде.

Татарстан ягыннан да ярдәм булды. Татарстан мәдәният министрлыгы юлламасы белән килгән сәнгать осталары Салават Хаков, Венер Харисов һәм Разил Фәйхретдинов себер яшьләре белән җыр, бию, сәхнә осталыгын шомарту дәресләре үткәрделәр, Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы Искәндәр Әхмәдов, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре Тәбрис Яруллин һәм Марсель Сабиров түгәрәк өстәлләрнең алып баручылары булдылар, төрле очрашуларда чыгышлар ясадылар. Гомумән, Казан кунаклары фестиваль кысаларында оештырылган барлык чараларның үзәгендә булдылар.
Делегатлар


Катнашучылар

Фестивальгә делегатлар Новосибирскиның үзеннән, Омск, Томск, Чиләбе, Красноярск, Кемерово, Иркутск, Прокопьевск шәһәрләреннән, Новосибирск өлкәсе Чаны районының Тармакүл, Омски өлкәсе Тара районының Олы Уыш авылларыннан һәм Казакъстан республикасының Семей шәһәреннән килгән иделәр.

Делегатларны һәм фестиваль кунакларын Новосибирскидан 40 чакрым ераклыкта булган Бердски шәһәре янындагы Олег Кошевой исемендәге балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә урнаштырдылар. Фестивальнең барлык чаралары, яшәү, туклану, ял итү – барысы да шул үзәктә булды. Бер урында яшәү яшьләргә танышырга һәм үзара аралашырга мөмкинлек тудырды.

Танышу кичәсе

Фестиваль төбәкләрдән килгән делегатлар белән танышудан башланып китте. Башта катнашучыларны Новосибирски Өлкә татар милли мәдәни мохтарият җитәкчесе Әмир Гәрәев һәм өлкә дәүләт татар мәдәният үзәге мөдире Рауза Тихомирова тәбрикләде.

Аннары сәхнәгә танылган язучы, милли хәрәкәт лидеры Фәүзия Бәйрәмова чыкты. Делегатларны ул татар телендә тәбрикләде, Татарстан халкының сәламен җиткерде.
Фәүзия Бәйрәмова делегатларны татар телендә тәбрикләде


Тәбрикләүләрдән соң делегатлар белән танышу башланды. Һәр коллектив үзенең эшчәнлеге турында сөйләде, җыр яки биюдә осталыгын күрсәтте.

Кичә барышында татар һәм башкорт биюләре күрсәтелсә һәм татар җырлары җырланса да, чыгышлар, асылда, рус телендә барды. Яшьләрнең күбесе татарча сөйләшә белми иде. Шулай да алар чыгышларында “исәнмесез”, “рәхмәт” кебек сүзләрне кулланырга тырыштылар.

Шундыйларның берсе – Чиләбедән килгән Рөстәм Шәяхмәтов. Чыгышында ул татарча сөйләшә алмаганы өчен борчылуын белдерде. “Мин рус мәктәбендә укыдым, рус мәдәнияте нигезендә тәрбияләндем, татар тамырларым турында бернәрсә дә белмәдем”, ди.

Үсә төшкәч, Рөстәм үзенең милләте белән кызыксына башлый, татарлар турында күбрәк беләсе килә. Быел җәй башында ул Чиләбе өлкә думасы депутаты Ренат Салихов белән Татарстанга бара. Казан белән таныша, музейларда, тарихи урыннарда була. Шәһәрнең матурлыгына соклана. “Шунда миндә милли хис уянгандыр, мин татар булганлыгым белән горурлана башладым”, ди Рөстәм.

Аннары Рөстәм Татар яшьләре көннәрендә катнаша. Чит илләрдән килгән яшьләрнең татар телен яхшы белүләренә шакката, үзенең туган телен белмәгәне өчен ояла.
Фестивальдән күренеш


“Америкада яшәүче яһүд татар телендә сөйләшә. Ә мин, Русиядә яшәп, туган телемдә сөйләшә алмыйм. Оят түгелме? Безнең беренче бурычыбыз – тел өйрәнү”, дип чыгышын тәмамлады Рөстәм.

Башкалар да үзләренең чыгышларында туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, тарихын белүнең кирәклегенә басым ясадылар, фестивальнең аларны өйрәнүдә ярдәме булуына өмет баглауларын белдерделәр.

Дөрестән дә, Себер яшьләре фестивале кысаларында оештырылган чаралар: остаханәләр, түгәрәк өстәлләр, татар активистлары, галимнәр белән очрашулар – барысы да яшьләрдә милли хис уятуга юнәлтелгән иде
Тәбрис Яруллин китаплар бүләк итә


Җитди чаралар

“Милли-мәдәни яссылыкта татар яшьләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл сөйләшүендә бүгенге көндә актуаль булган милли проблемалар күтәрелде, фикер алышулар барды. Катнашучылар татар тарихының күп очракта дөрес күрсәтелмәве, милли матбугатның Себер якларына килеп җитмәве, татарларның туган телләрен белмәве, диннән ерагаюлары һәм булган башка проблемнар өчен борчылуларын белдерделәр.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы Искәндәр Әхмәдов алып барган һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре Тәбрис Яруллин һәм Марсель Сабиров катнашкан түгәрәк өстәлдә ислам тарихы, яшьләрне иҗтимагый оешмаларга җәлеп итү, кызыксындыру ысуллары турында сөйләшү барды. Кызу бәхәсләр тудырган чыгышлар да булды.

Новосибирски татар милли-мәдәни мохтарияте активисты, биология фәннәре кандидаты Равил Бәдретдинов Себер ягында яшәүче татарлар тарихы аз өйрәнелгән булуы, яшьләрнең милли мәдәнияткә аз тартылуы өчен борчылуын белдерде. Ул татар тарихының бай булуы, аны өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.
Равил Бәдретдинов чыгыш ясый


Түгәрәк өстәлдә катнашкан Фәүзия Бәйрәмова дә Себер татарлары тарихының аз өйрәнелгән булуы турында әйтте. “Безнең тарихны чит халыклар килеп өйрәтмәс, безнең үзебезгә бу юнәлештә эшләргә, фәнни эзләнүләр алып барырга, китаплар язарга кирәк”, диде.

Түгәрәк өстәлдән тыш, фестиваль кысаларында Фәүзия Бәйрәмова белән аерым очрашу да каралган иде. Очрашу барышында Фәүзия ханым яшьләргә татар тарихын өйрәнүдә керткән өлеше турында сөйләде, язган китаплары белән таныштырды. Оештыручыларга һәм бу тема белән кызыксынган кайбер делегатларга китапларын бүләк итте.
Фәүзия ханым яшьләргә татар тарихын өйрәнүдә керткән өлеше турында сөйләде


Остаханәләр

Фестиваль барышында остаханәләр дә эшләде. Новосибирски татар үзәге активисты, алман теле укытучысы Мөдәрис Абакиров “Тел өйрәнү ысуллары” дәресе үткәрде. Анда ул бер кешене дә “Туган телегезне шулай итеп өйрәнегез” дип өндәмәде, ә алман методикасы нигезендә, кино-фото материаллар күрсәтеп, күргәннәр хакында татар телендә фикер йөртергә чакырды. Фикерләрдә әйтелгән әхлак-тәрбиягә кагылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатты, аларны хәтердә калдыруларын сорады.

“Безнең мәктәпләрдә әхлакый тәрбия бөтенләй бирелми. Мондый очрашуларда без шундый аңлату ысулы белән яшьләребездә мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек тәрбияли алабыз. Татарлар бердәм һәм үзара дус яшәсен иде”, ди Мөдәрис Абакиров.
Күмәк йөгереш


Казан кунаклары алып барган остаханәләр, яшьләрне җәлеп итәрлек кызыклы итеп оештырылган иде. Җырчы Салават Хаков, биюче Венер Харисов, сәхнә остасы Разил Фәйхретдинов үткәргән остаханәләрдә яшьләр сәхнә серләрен ачтылар, җыр-бию алымнарын өйрәнделәр. Бер уңайдан анда йомгаклау концертына катнашучылар сайлап алу барды, алар белән өстәмә дәресләр оештырылды.

Новосибирски университеты студенты Фатыйма Мәвлүтова “Балага исем кушу” йоласы буенча сәхнә күренеше әзерләп күрсәтте. Анда ислам кануннары буенча бала туганчы һәм туганнан соң нинди догалар укылырга кирәклеге турында әйтелде, әлеге догалар язылган кәгазьләр таратылды.
“Балага исем кушу” йоласы


Композитор Рөстәм Яхин иҗаты белән танышу

Новосибирски татар оешмалары эшендә актив катнашучы, Русиянең атказанган метеорологы Ренат Яһүдин делегатларны танылган татар композиторы Рөстәм Яхинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, аның төрле елларда төшкән фоторәсемнәрен күрсәтте.

Рөстәм Яхинның кайбер әсәрләрен тыңлау мөмкинлеге дә булды. Ренат әфәнде Рөстәм Яхин җырлары язылган магнитофон тасмасы алып килгән иде. Җырлар Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Мөнирә Булатова башкаруында яңгырады. Рөстәм Яхинның “Кил яныма” дигән әсәрен Ренат әфәнде үзе җырлап күрсәтте.
Мөдәрис Абакиров татар теле дәресе алып бара


Бәйгеләр, уеннар

Фестиваль барышында “Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгеләре оештырылды. Яшерен тавыш бирү ысулы белән бәйгедә катнашучыларны делегатлар үзләре сайладылар. 4 егет һәм 4 кыз, алдан әзерлексез генә, оештыручылар тәкъдим иткән биремнәрне үтәделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр, җыр-биюдә ярыштылар.

Нәтиҗәдә, “Татар егете” исеменә Омски делегаты Айрат Әхкамов, “Татар кызы” исеменә Иркутски кызы Зөлфия Кәбирова лаек дип табылды. Йомгаклау концерты барышында аларга татлы бүләкләр бирелде.

Яшьләр өчен саф һавада җитезлек сынауга юнәлтелгән уеннар да оештырылды. Төркемнәргә бүленеп, яшьләр төрле ярышларда катнаштылар, туп атуда, күмәк йөгерүдә, һәм башка төрле шаян бәйгеләрдә осталыкларын күрсәттеләр. Ахырда барсына да истәлекле бүләкләр бирелде.
Ярышларда катнашу


Кичке ял

Әмир Гәрәев
Делегатлар кичләрен, бүлмәләрендә бикләнеп, күңелсезләнеп утырмадылар. Алар өчен көн саен ял кичәләре, дискәтүкләр оештырылды. Анда күмәк биюләр, төрле уеннар, тапкырлар һәм шаяннар клубы һәм башка төрле күңел ачулар барды. Мондый очрашулар яшьләрне ныграк берләштерде, якынайтты.

Соңгы кичне яшьләр Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте җитәкчесе
нең кунагы булдылар. Әмир әфәнде аларны яңа тоткан балык шулпасы һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Йомгаклау концерты

Себер татар яшьләре фестиваленең эше шәһәрнең Киров исемендәге мәдәният сараенда барган зур концерт белән тәмамланды.

Фестиваль Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлану сәбәпле, башта сәхнәдә Тукайның “Шүрәле” әсәренә нигезләнгән сәхнә күренеше барды. Күренештән соң рәсми чыгышлар, тәбрикләүләр башланды. Шунда ук ярдәм күрсәткән химаячеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннары яшьләрне һәм җыелган халыкны бәйрәм белән өлкә мәдәният министры урынбасары Владимир Миллер тәбрикләде. “Мин халыклар арасында бары тик дуслык мөнәсәбәтләре генә урнашуын теләр идем. Сез уздырган чараның әһәмияте бу юнәлештә әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт сезгә”, диде ул.

Чыгышлардан соң делегатлар һәм Казан кунаклары катнашлыгында концерт башланды. Шунысы да күркәм булды, концертны әзерләүчеләр төрле төбәк сәнгатькәрләрен берләштереп, күмәк чыгышлар әзерләгән иделәр. Андый чыгышлар тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.

Концерт татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Концерттан күренеш


Делегатлар һәм кунаклар фикере

Менә шундый күтәренке рухта тәмамланды IV Себер татар яшьләре фестивале. Эш беткәннән соң да делегатлар таралырга ашыкмадылар. Адрес-телефон номерлары алышу озак дәвам итте. Берсенең дә аерыласы, өйләренә кайтып китәсе килми иде.

“Фестиваль нинди хисләр тудырды?” дигән сорауга яшьләрнең күбесе рухи байлык алулары, яңа дуслар табулары һәм чарадан үтә канәгать булулары турында хисләнеп сөйләделәр. Шунысы гына аяныч, татар телендә сөйләүчеләр аз булды.

Фестивальнең оештыру эшләре өчен җаваплы булган “Алтын йолдыз” оешмасы җитәкчесе Рәмия Галиева да фестиваль уңышлы үтте дип саный.

“Әмма уйлап бетермәгән моментлар күп булды. Киләчәктә аларны булдырмаска тырышырбыз,” ди Рәмия.

Казан кунаклары да фестиваль уңышлы үтте диделәр. “Себер яшьләре белән эшләү кызыклы булды. Талантлылар һәм бик тырышлар”, ди бию остасы Венер Харисов.

Җырчы Салават Хаков: “Яшьләр талантлы, әмма алар белән эшләргә кирәк”, диде.

Киләсе елда V фестиваль узарга тиеш. Оештыручылар аны тагын да күләмлерәк һәм кызыклырак итеп үткәрергә ниятли.
Җиңүчеләрне бүләкләү

XS
SM
MD
LG