Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Казан үзәген бер елда тәртипкә китерергә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт шурасына юлламасында Казанның тарихи үзәген бер ел эчендә тәртипкә китерергә кушты.

«Җимерекләр һәм чүп өемнәре хөкем сөргән башкалабыздагы күп биналар һәм урамнар бик кызганыч хәлдә. Әле күптән түгел генә Тукай, Мәскәү, Париж коммунасы, Иске татар бистәсендә булу борчулы тәэсир калдырды. Туристлар бу урыннарда булгач нинди фикер белән китә дигән сорау да туа», диде Миңнеханов.

Республика башлыгы сүзләренчә, һәр бинаның да хуҗасы, шәһәр хакимияте, күзәтүче оешмалар һәм көч оешмалары бар.

«Мондый хәл белән килешергә ярамый. Коммерция файдасы халкыбызның күп гасырлар дәвамында тудырган тарихи мирасыннан өстен була алмый», ди президент.

Ул бөтен биналарның хуҗаларына карата иң катгый чаралар күрергә чакырды. Һәр бинага карар чыгарып бер ел эчендә тәртип урнаштырырга кушты.
XS
SM
MD
LG