Accessibility links

«Булгария» казасы сәбәпләрен тикшерүче төркемнең хисабы көтелә


Русия җәмәгать пулаты канаты астында «Булгария» казасы сәбәпләрен тикшерүче төркемнең беренчел хисабы игълан ителәчәк. Бу хакта РИА Новости белдерә. Бу төркемгә адвокат Анатолий Кучерен рәислек итә.

Кучерен сүзләренчә, белгечләр «Булгария» экипажы гамәлләренә дә бәя бирәчәк. Әлеге төркемгә җәмәгать эшлеклеләре, хокук яклаучылар һәм белгечләр кергән.

«Булгария» 10 июльдә Иделдә баткан иде. 122 кеше һәлак булды. 79 кеше исән калды.

Русия баш прокуратурасы белдерүенчә, көймә төзек булмаган килеш, лицензиясез һәм кирәгеннән артык кеше белән юлга чыккан.
XS
SM
MD
LG