Accessibility links

Президент еллык юлламасын тәкъдим итте


Миңнеханов коррупция белән көрәш, телләрне укыту һәм иске Казанның җимерелүен иң кискен мәсьәләләр арасында атады.


15 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентына еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Республиканың хәле һәм киләчәк үсеш юнәлешләре белән танышырга дип, Зур концертлар залына Дәүләт Шурасы һәм Русия Думасы депутатлары, хакимият фиркасе вәкилләре, хөкүмәт әгъзалары, зур оешма җитәкчеләре чакырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов сүзне кыска тотты. Бары 30-40 минутта ул республиканың икътисад, мәгариф, социаль тормыш, нефтехимия, авыл хуҗалыгы, модернизация һәм башка өлкәләрдәге үткән елгы уңышларын санап чыкты һәм яңа бурычлар куйды.

Президент сүзне икътисадтагы уңышлардан башлап җибәрде. Сәнәгатьтә җитештерү күләме 1 триллион сумнан артты, халыкның кереме 7%ка күтәрелде, диде ул. Миңнеханов быел 5 миллион тонна икмәк җыелуын да мисал итеп китерде.

Федерализм һәм милләт

Гадәттә сәясәткә бик катышмаса да, президент федерализм мәсьәләләренә кагылып китте. Мәсәлән, ул Татарстан конституциясенең 20 еллыгын телгә алды, "республиканың Русияне федерализм принципларына таянып ныгыту" карашларында торуын әйтеп китте. Ул шулай ук, Шартнамәне дә тормышның аерылгысыз өлеше дип атады.

Миңнеханов, Татар конгрессы татар милли хәрәкәтенең берләшү үрнәге булырга тиеш, диде. Читтәге татарларның үзара аралашуның иң уңай юлы якын арада эшләп китәчәк “Татар иле” социаль челтәре булачак, диде Миңнеханов.

Киләсе Дума сайлауларына килгәндә, президент Татарстанга көчле фиркаләр кирәк дип, халыкның югары активлык, җаваплылык күрсәтүенә өметен белдерде.

"Яптымизация түгел"

Татарстан президенты мәгариф темасына да кагылып китте. Ул: "Һәр авылда башлангыч мәктәп булырга тиеш, диде. Ул хөкүмәткә булган белем йортларын капиталь төзекләндерү программасына кабул итәргә кушты.

Миңнеханов, белем бирү стратегиясенә системалык һәм төптән уйлау җитми, дип белдерде. Ул татар һәм рус телләрен укыту сыйфаты, заманча технологияләрнең куллану мәсьәләсендә урынлы дәгъвалар ишетелә, диде.

Президент, авыл мәктәпләренә кагылып: "Республикада мәгариф челтәрен яңадан кору бара. Сүз мәктәпләрне ябу турында түгел: авылларда да югары сыйфатлы белем бирү максаты куела", дип аңлатты.

Казан проблемнары

Казанда күпләп кар һәм яңгыр яуган саен, транспортның туктап калуы мәсьәләсенә дә игътибар бирелде. Ул "кайбер шәһәрләрдә туган проблемнар гадәттән тыш хәлләргә якын" диде. Моннан саклану өчен ул эшне нәтиҗәле алып барырга һәм кисәтү өчен комплексы чаралар күрергә кушты.

Президент, 2012 елга Казанда халыкара һава аланының яңа терминалы төзеләчәк, шәһәр үзәге белән һава аланы заманча тимер юл белән тоташтырылачак, дип ышандырды.

Казанның иң зур проблемнарының берсе – машина кую урыннарының җитмәве, диде. Моңарчы күрелгән чаралар нәтиҗәсез булды дип, Казан җитәкчелеген тәнкыйтьләде.

Миңнеханов башкаладыгы тарихи һәйкәлләр мәсьәләсен бер ел эчендә хәл итәргә кушты. Күптән түгел Татар бистәсе, Тукай урамы тирәсендә йөрүен искә алып, андагы хәлләрдә шәһәр җитәкчелеген дә, күзәтче оешмаларны да гаепләде.

"Коррупцияне "Электрон Татарстан" җиңәчәк"

Миңнеханов авыл хуҗалыгы комплексының эшен уңышлы дип атады һәм үстергән тауарны сату өчен агропарк ачарга вәгъдә итте.

Шулай ук, Татарстан җитәкчесе коррупцияне иң кискен һәм хәл ителмәгән проблемнарның берсе диде. Миңнеханов чыгышыннан аңлашылганча, аннан котылу юлын ул дәүләт эшен электрон форматка күчерү, үтә-күренмәле итүдә күрә.
XS
SM
MD
LG