Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Даниядә сайлаулар үтә, хатын-кыз премьер булырга мөмкин


Бүген Даниядә ил күләм сайлаулар үтә һәм аның нәтиҗәсендә хөкүмәткә хатын-кыз җитәкчелек итәргә мөмкин.

Сайлау алдыннан үткән сорашулар күрсәткәнчә, 2001 елдан бирле хакимияттә булган, премьер-министр Ларс Расмуссен җитәкчелгендәге, урта уң коалиция сулларга үз урынын бирергә мөмкин. Аларны “кызыл блок” дип атыйлар һәм аңа Һелле Тхорнинг-Шмид җитәкчелек итә.

Ул сайлау алды кампаниясен икътисадый шигарьләр белән алып барды. Аерым алганда, суллар һәр эш көнен 12 минутка арттырганда, атналык эш вакыты бер сәгатькә артыр иде дип әйтә. Тхорнинг-Шмид фикеренчә, нәкъ менә бу яңалык Даниядә икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк.

XS
SM
MD
LG