Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлау да ун кеше һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Әфганстан чигеннән ерак булмаган Түбән Дир төбәгендә җеназа вакытында шартлауда ун кеше үлгән.

Анда яшүчеләр кабилә аксакалын күмүдә катнашкан дип хәбәр ителә. Һөҗүм өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә үз өстенә алмады.

Түбән Дир төбәгендә һөҗүмнәр һәм кораллы сугышчылар белән Пакстан иминлек көчләре арасында бәрелешләр даими булып тора. Кораллы сугышчылар хөкүмәт гаскәрләренә булышкан кабилә вәкилләренә һөҗүмнәрне еш оештыра.
XS
SM
MD
LG