Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

Яңа уку елында ана теле укытучыларын нинди яңалыклар көтә? Укыту програмында үзгәрешләр бармы? Татар теле мөгаллимәләре үзләре алдында нинди максатлар куя? Бу һәм башка сорауларга җавапларны Ижау шәһәре мәктәпләрендә татар теле укытучылары шушы көннәрдә булып узган метод берләшмә киңәшмәсендә тикшерде.


Ижау шәһәре мәктәпләрендә ана телен укытучылар 12 санлы мәктәпкә җыелды. Әлеге җыелышның максаты – үткән уку елына нәтиҗә ясап, яңа елга планнар кабул итү.

Дистә елга якын Ижау шәһәре мәктәпләрендә ана телен алып баручы укытучыларның метод берлеген җитәкләүче һәм 12 санлы мәктәпнең татар теле мөгаллимәсе Рәсимә Садыйкова: “2010-2011 уку елы Тукайның 125 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар һәм татар дөньясында булган башка вакыйгалар белән күңелдә калачак”, дип билгеләп үтте.

Укытучылар Казанда регионара семинарларда катнашып, тәҗрибә туплаган. Үзләренең эшләре хакында башкалар белән уртаклашкан, шул ук вакытта башка регионнарда укыту һәм тәрбия эшенең куелышы турында фикер алышкан.

Рәсимә Садыйкова
“2011 уку елы мәктәпләргә яңа стантдартлар үтеп керү белән башланды. Бу татар сыйныфлары өчен киеренкелек тә тудырды. Шәһәрнең ике мәктәбендә генә беренче сыйныфларга татар балалары тупланды. Сәбәбе – яңа уку стандартлары нигезендә сыйныфта балалар саны 25тән дә ким булырга тиеш түгел, элек сыйныфларга 13-15 бала җыелса да, ачарга рөхсәт бирәләр иде, быел андый мөмкинлек булмау сәбәпле, сыйныфлар ачылмады”, дип сөйләде Рәсимә Садыйкова.

Шул ук вакытта яңа белем бирү кануны һәм яңа стандартлар нигезендә мәктәпләргә үзләренең эш юнәлешенә туры килгән програм сайлап алу мөмкинлеге тудырылган. Бу алтынчы гимназиядә – рәсми документларда ул шулай атала, ә татар җәмәгатьчелеге аны татар гимназиясе дип йөртә, башлангыч сыйныфларда дүрт сәгать татар теле укытылачак. Башка сыйныфларда да татар теле фән буларак укытылачак.

Әлегә кадәр татар теле укытылган мәктәпләрдә милли сыйныфларны татар оешмалары белән саклап калу – бу уку елының иң мөһим мәсьәләләренең берсе. Яңа уку елы алдыннан Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова татар теле укытылган берничә мәктәптә булган. Дүрт беренче сыйныф тупланган 55-нче мәктәптә татар сыйныфына балалар җыелмавына гаҗәпләнеп, ата-аналар белән күбрәк эшләргә кирәк дип басым ясады Нәзирә Касимова.

Милли сыйныфларны булдыру – ата-аналарның ихтыяҗы. “Кызганыч, әлегә алар сабыйларына туган тел дәресләрен өстәмә мәгълүмат һәм белем бирү дип түгел, авыр йөкләмә буларак кабул итә”, дип билгеләп үтте Рәсимә Садыйкова.

Югыйсә, татар теле дәресләре аерым бер план белән укытылмый. Татар теле дәресләре география, биология һәм башка дәресләрдә белем алганны кабатлау буларак кабул итәргә кирәк. "Шулай ук милли чаралар бик күп оештырыла, татар халкы тарихын, мәдәниятен белеп үсә балалар. Бу һәм башка бик кыйммәтле мәгълүмат аларга тормышта кирәк булачак бит” ди Рәсимә ханым.

“Дәресләрдә балаларны кызыксындыру, укытучының үзенә дә иҗади эшләү өчен аларга ныклы материал база булдырырга зарури”, дип басым ясады ул.

Рәсимә Садыйкова яңа уку елы алдыннан Татарстанның Мөслим районында коллегалары белән очрашып, анда алар өчен уңай шартлар тудырылуын билгеләде. Удмуртиядә җирлегендә дә Русия һәм Удмуртиянең мәгариф отличнигы һәм ил күләмендәге грантлар яулаган Рәмзилә Ганиева, Фәридә Кашапова кебек укытучылар эшләвен җиткерде. (Рәсимә ханым үзе дә грант яулаган укытучы). Аларга да ныклы материаль база булдырылса, дәресләрне кызыклы итеп уздыру өчен мәктәпләрдә заманча техник мөмкинлекләр табылса, "безнең укытучылар да Татарстандагы коллегалары белән бер сафта атлар иде" дигән фикердә Рәсимә Садыйкова.

“Агымдагы уку елында Татарстанда дөнья күргән китаплар укытучыларга да, балаларга да ярдәм итәчәк”, дип ышана Удмуртия татарларның милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова. Укытучылар белән очрашуга ул бүләккә бөек шагыйберез Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Татарстанда дөнья күргән китап алып килгән.

Үткән елларда татар теле укытучыларының метод берләшмәсе үз эчендә генә кайнап эш итте. Агымдагы елдан шәһәр адмнистрациясенең мәгариф бүлеге карары нигезендә татар теле укытучыларының метод берләшмәсе шәһәр күләмендәге оешмалар исемлегенә кертелде. “Бу мөгаллимнәргә эшне киңәшләшеп алып барыр өчен дә, шәһәр күләмендә чаралар үткәрүдә дә ярдәм булачак”, диде Рәсимә Садыйкова.

XS
SM
MD
LG