Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Төркестанда дүрт уйгыр үлем җәзасына хөкем ителде


Кытайда дүрт уйгыр Көнчыгыш Төркестанда (Синҗан-Уйгыр автоном районы) быел җәй тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп үлем җәзасына хөкем ителде.

Мәхкәмә аларны террор эшчәнлегендә, ут төртүләрдә һәм үтерүләрдә гаепләде.

Германиягә урнашкан Уйгырларның дөнья көнгрессы гаепләнүчеләрне җәзалаганнар һәм адвокатлар белән аралашуны чикләгәннәр дип белдерә.

Быел июль аенда Кытайның Кашгар һәм Һотан шәһәрләрендә җирле уйгырлар һәм кытайлар арасында бәрелешләр вакытында 32 кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG