Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:13

Күренекле галим, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов быел да ике зур экспедициягә барып кайткан һәм хәзер үзе күргәннәрдән яңа тәэсирләр белән китап чыгарырга җыена.


Татар халкы “үткәнен белмәгән, киләчәген дә белмәс” дигән мәкальнең хак икәнен һәрчак дәлилләп килгән. Бөек галим, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов үзенең 40 ел гомерен кабер ташларын, шәҗәрәләрне, татар халкы тарихының гаять бай һәм кызыклы икәнен күрсәтүгә багышлап килгән.

Беренче зур экспедиция Мари Илендә 1-20 июнь көннәрендә узган. Марсель Әхмәтҗанов республиканың Куян, Бәрәңге, Мазар Баш исемле зур авылларына барып, анда булган зиратларны карап, шәҗәрәләрне тикшереп, күп кенә галимнәрнең кабер ташларына тап булып, аларны өйрәнеп кайткан.

"Халык безне яхшы каршы алды. 20 көн эчендә арыганлык та сизелмәде хәтта. Үзем өчен күп кенә файдалы мәгълүмат ачтым. Тиздән аларны китапларыма төшереп, укучылар белән дә уртаклашачакмын.

Мәсәлән, Куян авылында гына да ун буынлы шәҗәрә таптым. Курмашев нәселенең һәр буынын тикшереп чыгу шактый кыенлыклар тудырса да, шул як кешеләре минем эзләнүләремдә булыштылар", ди ул.

Зиратларны бетерү – татар халкының иң изге хисләрен җимерү

Марсель Әхмәтҗанов әйтүенчә, бу як зиратлары бик үк яхшы хәлдә түгел. Ташландык дип әйтеп булмый, ләкин халык үзенең мирасын саклауга көч куймый, ди ул. Бүгенге көндә Бәрәңгенең борынгы зираты бетерелеп, аның урынында ял паркы ясалган.

Зираттагы язулы ташларның бер өлеше ватылып беткән, бер өлеше башка зиратка ташылып әрдәнәләп өелеп куелган.

Галимнең иң төп максаты Шиһабетдин Мәрҗанинең яшьлек дусты, кардәше булган Әхмәт бине Хафизетдин нәселен тикшерү, аны бөек галим, язучы буларак таныту икән.

Әхмәт Бине Хафизетдин китаплары
Чыннан да Хафизетдин исемле кешенең Бәрәңге авылында XVII гасырның утызынчы елларында туганы, яшәгәне, Бохарада, Казанда укуы билгеле.

Мәрҗани үзе дә, анын дусты Хафизетдин дә халыкның укымышлылыгына, мәгърифәтлелегенә зур өлеш керткән кешеләр. Әхмәт бине Хафизетдиннең бик күп китаплары, күчерелмәләре бүгенге көнгә хәтле сакланып калган. Берничә кулъязмасын, китапларын Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар бүлегенә бүләк иткәннәр икән.

Әхмәт бине Хафизетдиннең кабер ташы тулы килеш сакланмаган

Марсель Әхмәтҗанов шушы бөек кешенең кабер ташларын эзләргә дип, иске зиратка барган. Кабер ташларының күбесе ватылган, берничә кисәккә аерылган булса да, эзли торгач, ул бер хатын-кыз исеме язылган кабер ташына юлыккан. Бәрәңге авыл халкыннан сорый торгач, бу ташның Әхмәт бине Хафизетдин хатыныныкы булуы мәгълүм булган.

Ул кабер ташына гарәп телендә язу язылган, кыр-кырлары бизәлгән, калган ташлардан аерылып тора. Шунлыктан, Марсель Әхмәтҗановта Хафизетдиннең кабер ташы да якында булырга тиеш дигән фикер туган.

Һәм чыннан да, ул таш та табылган, ләкин ярты өлеше генә... Марсель Әхмәтҗанов әйтүенчә, бу, әлбәттә, бик аяныч хәл. Сугыш вакытыннан ук ул ташларны җимерә башлау халык күңелендәге иң изге хисләрне таптау-җимерү инде бу.

Татарның Сабан туена ни җитә!

Марсель Әхмәтҗанов Ирнур дигән авылда узган Сабан туе хакында сөйләде. Ул Сабан туе татар гореф-гадәтләрен саклап калуы белән аерылып тора икән.

"Чын татар ат чабышы, татар көрәше күрсәттеләр. Хәтта күңел кылларын тынгысызлыкта калдырган тальян гармуны көенә җырлар башкару да булган. Гомумән, бик күңелле булды", диде Әхмәтҗанов.

"Шул ук авылда китапханә хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар белән очрашу да уздырдык, ул түгәрәк өстәл формасында булды. Сөйләшү алып бардык, китаплар бүләк иттек.

Шуны әйтергә кирәк, татар матбугатында пропаганда юк диярлек. Китапханәләргә “Мәгърифәт” һәм “Мәгариф” журналларын яздыру бик файдалы булыр иде", ди Марсель Әхмәтҗанов.

Мәчет – халыкны тәрбияли торган урын!

Галимнең икенче экспедициясе Башкортстанда узган. “Археограф, эпиграфик буларак мин бардым. Эстәрлебаш авылы соңгы елларда бик зурайган, административ биналарга, яңа корылмаларга баеган.

Авыл эчендәге элекке иркенрәк урыннарга да йортлар салганнар. Ә иң мөһиме, мондагы мәчетләр бик матур, чиста һәм иман нуры белән бөркелгән. Мәчет халыкны тәрбияли торган урын ул! Иң мөһиме, кеше күңеле белән Аллаһка ышанырга тиеш”, диде Марсель Әхмәтҗанов.

Дөрбәләр шактый күп!

Марсель әфәнде әйтүенчә, Һәлкәй, Эстәрлебаш, Эстәрлетамак авылларында бик күп дөрбәләр табылган. Бер дөрбәнең буе бер метр да 30 сантиметрга хәтле җитә. Аерым бер нәселе белән күмелгән дөрбәләр дә бар икән.

Мәсәлән, Мәхмүт нәселе шундыйлардан. Дөрбә эчендә 20ләп кабер булуы ачыкланган. Бу якларда хәтта кабер ташларын да дөрбәләр дип атыйлар икән.

Әхмәт бине Хафизетдин китабы
Марсель Әхмәтҗанов күбрәк эпиграфик поэзия белән кызыксынучан. Чөнки аның әйтүенчә, кабер ташлары да үзенчәлекле була. Шигъри юллар, хискә бай булган аһәңле сүзләр, хәтта солдат җибәргән хатларны да кабер ташларында очратып була. Бу, әлбәттә, үз тарихы белән кызыксынучы кешене битараф калдырмый, ди ул.

Тиздән шушы экспедицияләрдә тупланган мәгълүмат буенча Марсель Әхмәтҗановның 130 шәҗәрә сыйган яңа китабы дөнья күрәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG